Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хөкүмәте тарту үләннәрен тыйды


Хөкүмәт карары белән наркотик мәтдәләрнең исемлеге киңәйтелде, анда тарту үләннәре итеп сатыла торган кайбер үсемлекләр кертелде. Яңа исемнәр арасында "күрәзәчеләр шалфей яфрагы" ( Salvia Divinorum), "һавай розасы орлыгы" (Argyrea Nervosa), "зәнгәрсу лотос чәчәге һәм яфраклары" (Nymphea Caerulei) бар.

Куңел күтәрүче шушы тарту үләннәрен сату һәм тарату тыела. Шулай ук аларны үстерергә дә ярамый.

Элегрәк Роспотребнадзор оешмасы башлыгы Геннадий Онищенко тарту үләннәре мәсьәләсен күтәргән иде.
Ул аларны куркыныч психотроп мәтдәләр рәтенә кертергә тәкъдим итте.
Депутатлар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре дә бу үләннәрнең ирекле сатылуына каршы чыкты.

Бу тарту үләннәре Мәскәү,Самар, Казан, Чаллы шәһәрләрендә, Удмуртия республикасы, Пенза, Түбән Новгород өлкәләрендә сатылган булган.
XS
SM
MD
LG