Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:26

Казакъстан рәсми рәвештә Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасында рәислек итә башлады. Пәнҗешәмбе Венада оешманың даими шурасы утырышында чыгыш ясап, Казакъстан тышкы эшләр министры үз иленең оешманың барлык төп бурычларын үтиячәген әйтте. Казакъстан президенты утырышка җибәргән видеочыгышында оешманың киләчәге мәсьәләсенә тукталды.

Казакъстан тышкы эшләр министры Канат Сәүдәбаев рәислек итәчәк ил буларак 2010 елгы эш программы белән таныштырды.

Ул Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасында (ЕИХО) рәис буларак Казакъстан террорчылык белән көрәш, озакка сузылган низагларны җайлау, Әфганстанны торгызу, транспорт өлкәсендә хезмәттәшлек өлкәсендә тырышлык куячагын әйтте.

Шулай ук узган елның ноябрендә Русия президенты Дмитрий Медведев тарафыннан тәкъдим ителгән Европа куркынычсызлыгы килешүен булдыру тәкъдимен искә төшереп, аның мөһимлеген әйтте.

Сәүдәбаев киләсе айның урталарында рәислек итүче ил сыйфатында низагларны җайга салу өчен беренче рәсми сәфәрен Көньяк Кавказга кылачагын белдерде.

“Озакка сузылган низагларны хәл итүдә ярдәм күрсәтү һәрбер рәислек итүче илнең бурычы булып тора. Һәм бу җиңел булмаган эшкә без хәлдән килгәнчә үз өлешебезне кертергә тырышачакбыз. Шул ук вакытта безнең оешма кешеләр үлеменә һәм һуманитар казага китерүче низагларны кисәтү җаен табарга тырышырга тиеш”, диде ул.

Сәүдәбаев ЕИХО-ның демократик институтлар һәм кеше хокуклары бюросы эшчәнлеген яклавын әйтте. Шул ук вакытта ул сайлаулар артыннан күзәтү гамәле объектив һәм эшлекле булырга тиешлегенә басым ясады.

Казакъстан ЕИХО-да рәислек итә башлаучы беренче советлар берлеге иле. Һәм бу 2008 елның августындагы Русия-Грузия сугышыннан соң, оешманың авыр чор кичергән вакытына туры килә. Моннан тыш җирле оппозиция һәм халыкара күзәтүчеләр Казакъстан җитәкчелеген авторитар сәясәт алып баруда тәнкыйтьли.

Сәүдәбаевның Венада даими шура утырышындагы чыгышы алдыннан Казакъстан президенты Нурслотан Назарбаевның видеочыгышы тәкъдим ителде.

“Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы киләчәгенең төп мәгънәсе шуннан гыйбарәт: ул XXI гасырда дөнья төрлелеген танучы оешма сыйфатында рәсмиләшә алырмы? Яисә Көнбатыш өстенлекләрен генә алга куючы оешма булырмы?”, диде ул.

Назарбаев үз видеочыгышында 2010 елны Астанада ЕИХО саммитын уздыруга чакырды. Әлеге очрашу соңгы тапкыр 1999 елны узган иде. Аның әйтүенчә, саммитның шул дәвердән бирле оештырылмавы үзе үк алга китеш юклыкны дәлилли.

Казакъстан президенты ышаныч, традицияләр, үтә-күренмәлек, толерантлык рәислек итүче илнең төп шигаре булуын ассызыклады.

Канат Сәүдәбаев
Сәүдәбаев сүзләренчә, 2007 елны Мадридта Казакъстанның ЕИХО-да рәислек итү тәкъдимен кабул итү халыкара җәмәмгатьчелек тарафыннан Казакъстан һәм президент Назарбаевның бәйсезлек алганнан соң кыска вакыт дәвердә икътисади яктан көчле, демократик үсешкә омтылучы һәм иминлек булдыру өлкәсендә илнең уңышларын объектив тануы булудан тыш, Венадан көнбатыш һәм көнчыгышта урнашкан илләр белән ЕИХО-ның якынаерга теләвен чагылдыра.

Президент Назарбаев та үз видеочыгышында шуңа охшаш сүзләр әйтте.

“Элекке советлар берлеге илләре турында катып калган караш әле дә ЕИХОдагы безнең кайбер партнерларның аңына басым ясый. Гәрчә без инде ике дистә елга якын демократик җәмгыятькә яраклаша барабыз. Бу өлкәдә ЕИХО әгъзаларының безгә күрсәткән ышанычы Казакъстан өчен хәзер аеруча да мөһим”, диде ул.

Әмма “Азат” оппозиция фиркасе пәнҗешәмбе көнне ЕИХО парламент ассамблеясын Казакъстанда демократия хәле турында махсус тыңлаулар уздырырга чакырды.

Даими утырыштан соң узган матбугат очрашуында тышкы эшләр министры Канат Сәүдәбаев Казакъстан демократия өлкәсендә күп уңышларга иреште дип кабат билгеләп узды. Ул бәйсезлектән соңгы 18 елда Казакъстан ЕИХО-да рәислек итү дәрәҗәсенә лаек дәүләткә әверелүен ассызыклады.

XS
SM
MD
LG