Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җомга көнне Мортазинның кacсация шикаяте каралачак


Татарстан Югары мәхкәмәсенең җинаять эшләрен багучы Мәхкәмә коллегиясе Татарстан президентының элекке сүзчесе, журналист Ирек Мортазинның каcсация шикаятен караячак. Ул Казанның Киров район мәхкәмәсе чыгарган карар белән риза булмыйча шушы коллегиягә мөрәҗәгать иткән иде. Мәхкәмә Мортазинны 1ел 9 айлык сөргенгә җибәрергә дигән хөкем карары чыгарды.

Мортазинга каршы җинаять эше Татарстан президентының гаризасы белән ачылды. Ул Минтимер Шәймиев үлеме турында ялган хәбәр тарату, китабы аша республика җитәкчесенә һәм аның гаиләсенә яла ягу, абруын төшерә торган мәгълүматлар таратуда гаепләнде.

Мәхкәмә карары көченә кергәнче Мортазин тикшерү изоляторында тотыла.
XS
SM
MD
LG