Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада сайлау: халыкта битарафлык


Якшәмбе 17 гыйнвар көнне Украинада президент сайлау үтә. Биш ел элек, Әфлисун инкыйлабы чоры белән чагыштырганда бүген халыкта җитди үзгәрешләргә өметләр азрак, сайлауга карата, гомумән, битарафлык күзәтелә.

Биш ел элек Әфлисун инкыйлабы вакытында Роман Балаян үзенең тавышын Виктор Ющенкога биргән булган. Чыгышы белән әрмән Украинада яшәүче танылган режиссер бу юлы сайлауда катнашырга җыенмый:

“Мин сайлауга ике тапкыр бардым – 1991 Һәм 2004 елда, Ющенкога тавыш бирдем. Бу юлы бармыйм. Алар барысы да электорат белән уйный. Мин бу уенда катнашырга теләмим.”

Фикер белешүләргә караганда, Украина сайлаучыларының чиреге, Балаян шикелле, сайлауга катнашырга җыенмый. Украина өчен бу шактый зур сан. Украиннар әүзем сайлаучы санала.

Әзерлек начар

Виктор Янукович бу юлы җиңәргә өметләнә
Намзәтләр исемлегендә барлыгы 18 кеше. Төп көрәш Регионнар партиясе җитәкчесе, Әфлисун инкыйлабында Ющенкога оттырган Виктор Янукович белән премьер-министр Юлия Тимошенко арасында барыр дип көтелә. Фикер белешүләргә караганда, 7 февральгә билгеләнгән икенче турга нәкъ менә алар икесе чыгарга тиеш.

Киевтагы Разумков үзәге үткәргән фикер белешүгә күрә, украиннарның ни бары 7% илебез дөрес юнәлештә бара, дип саный. Ризасызлыкның төп сәбәпләре – тормыш шартларының начараюы Һәм коррупциянең чәчәк атуы.

Бу хисләр сайлауга әзерлек эшләренә дә тәэсир итә. «Украинаның сайлаучылар комитеты» дип аталган хөкүмәттән бәйсез оешма җитәкчесе Олександр Черненко сүзләренчә, биш ел элек белән чагыштырганда хәзер әзерлек начаррак:

“Элекке сайлауда сайлау комиссиясе рәисләре, аларның урынбасарлары булган кешеләрнең күбесе хәзер бу вазыйфаны башкарырга теләми. Илдәге вазгыять сайлау барышына да тәэсир итә.”

Черненко сүзләренчә, аның оешмасына кайбер намзәтләрнең сайлау комиссияләрен “сатып алырга” теләве турында шикаятьләр килә.

Хәрәмләшү ысуллары

Юлия Тимошенко сайлаучыларын сәламли
Украинаның иминлек хезмәте башлыгы Валентин Наливайченко андый хәлләрнең Луганск Һәм Донецк шәҺәрләрендә булуын раслады. Журналистлар белән очрашуда ул хәрәмләшүләрнең яңа ысуллары турында сөйләде:

“Кайбер “техник” намзәтләр тавыш бирергә килүчеләрдән коммуналь хезмәт өчен бурычларын түләтәчәкләр, дигән коткы тарата. Бу ялган. Тагын бер ялган: янәсе тавыш бирергә килгән яшь егетләрне шундук армиягә алачаклар. Болар барысы да ялган.”

Мәгълүмат чаралары шулай ук үз тавышларын интернет аша сатарга теләгән кешеләр турында хәбәр итә. “Продай голос” исемле интернет сәхифәсе мәгълүматына караганда, бер тавышның бәясе якынча $113. Шул ук сәхифәдә дүрт тавышка суыткыч йә яңа видеокамера сораучылар бар. Авыл җирләрендә бәяләр түбәнрәк, чөнки анда интернет әле ул кадәр үтеп кермәгән.

Күзәтүчеләр фикеренчә, мондый алыш-бирешкә гадәттә үзенә яраклы намзәт тапмаган кешеләр бара. Алай да, «Демократик башлангычлар вакыфы» үткәргән фикер белешүгә күрә, җавап биргәннәрнең 3/4е тавышларын беркемгә дә сатмаячагын әйткән.

Украина рәсмиләре хәрәмләшү тырышлыкларына чик куелачак, сайлаулар гадел Һәм ирекле үтәчәк дип ышандыра.

«Иң гадел намзәт”

«Иң гадел намзәт” Евген Лупан
Әлегә сайлауны оештыручыларның төп баш бәласе – акча кытлыгы. Кайбер җирле комиссияләргә тиешле акчалар әле Һаман да барып җитмәгән. Иминлек хезмәте мәгълүматына караганда, кайбер урыннарда хәтта телефон кебек гади җиҺазлар да юк. Үзәк сайлау комиссиясе рәсмиләрдән бу хәлне тиз арада төзәтергә үтенә.

Украинадагы сәяси күзәтүчеләр, бу юлы сайлауда билгесезлек Һәм сәяси көрәш азрак, дип зарлана. Аның каравы, юморга урын бар. Украинаның бер телевидение каналы Евген Лупан исемле намзәт уйлап чыгарган, ул үзен иң “гадел намзәт” дип таныта:

“Мин урлаячакмын. Моны ачыкча әйтәм. Ләкин мин күпме урлаганымны Һәм бу акчаның кайда киткәнен ай саен хәбәр итеп торачакмын. Яхшы тормыштан мин симереп бетәчәкмен Һәм минем йөземә төкерергә теләгән Һәр украинга моны эшләү җиңел булачак.”

Социология белгечләре әйтүенә караганда, сайлаучылар намзәтләрнең үз вәгъдәләрен үти алачагына зур өметләр багламый. Күбесе яңа президент вәзгыятьне тагы да начарайтмасын гына дип тели.
XS
SM
MD
LG