Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе Мортазин карарын үзгәрешсез калдырды


Татарстан Югары мәхкәмәсенең Коллегиясе Ирек Мортазинга чыгарылган хөкем карарын үзгәрешсез калдырды. Ул Казанның Киров районы чыгарган карар белән килешмичә югарырак мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде.

Мортазин 1 елга 9 айга хөкем ителде. Җәза сөргендә үтәлергә тиеш. Казанның Киров район мәхкәмәсендә берничә ай дәвамында Татарстан президентның шикаяте белән ачылган җинаять эше каралды.

Мортазинны үзенең интернет сәхифәсе аша Татарстан президентының үлеме турында ялган хәбәр таратуда, президент турындагы китабы аша яла ягуда, абруйны төшерә торган мәгълүмат таратуда гаепләделәр.

XS
SM
MD
LG