Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:37

"Домодедово" һава аланында мөфтий Нафигулла Аширов тоткарланган


“Домодедово” һава аланында Мәскәү-Каһирә рейсына теркәлгәндә Русиянең Азия өлеше Диния нәзарәтенең рәисе Нафигулла Аширов тоткарланган. Бу хакта “Интерфакс” агентлыгы, үзенең хокук саклау оешмаларындагы чыганагына таянып хәбәр итте.

Аны акчаны декларациядә күрсәтмәүдә гаеплиләр. Чик буе хезмәте вәкилләре әйткәнчә, Аширов башта акча юк, дип әйткән. Аннан соң аның әйберләрендә 35 мең доллар табылган.

Мөфтий Либанга барырга теләгән, Диния нәзарәтеннән аның белән тагын 5 кеше булган. Декларацияләр аларда калды, дип аңлаткан Аширов.

Соңыннан Нафигулла Аширов Каһирәгә киткән, әмма акчалар кайтарылмаган.

"Интерфакс" агентлыгы, хокук саклау оешмалары һәм Диния нәзарәте бу мәгълүматны әлегә расламады, дип хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG