Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүген Украинада үгетләү кампаниясе тәмамлана


Бүген Украинада президент сайлаулары алдыннан өндәү-үгетләү кампаниясе тәмамлана. Жомга кичен сәяси чыгышлар туктарга тиеш.

Тавыш бирү 17 гыйнварда үтәчәк. Төп нәмзәтләр республика телевидение каналларында чыгыш ясарга тиеш. Бер көн элек "Төбәкләр фиркасе" башлыгы Виктор Янукович, премьер-министр Юлия Тимошенконың дебатлар үткәрү тәкъдимен кире какты.

Украина җитәкчесе урынына барлыгы 18 нәмзәт дәгъва итә. Алар арасында хәзерге президент Виктор Ющенко да бар.
XS
SM
MD
LG