Accessibility links

якшәмбе, 26 февраль 2017, Казан вакыты 22:33

Татарстанда Муса Җәлилгә яла ягу гаепләве белән җинаять эше ачылды


Мирас журналында “Барбарос инкыйразы” романы басылып чыкканнан соң Муса Җәлилнең кызы Татарстан президентына шикаять иткән булган. Аның шикаяте прокуратурга җибәрелгән, дип яза 116.ru сәхифәсе.

Шушы әсәрдә Һитлер Муса Җәлилне мактаган булып күрсәтелә. Әлеге хәл татар җәмәгатьчелегендә ризасызлык тудырган иде.

Әсәрнең авторы Әхмәт Сәхәпов, роман Муса Җәлилгә түгел, Гаяз Исхакыйга багышланган, дип дәгъвәләрне кире каккан иде.

Белгечләр әсәрне тикшергәннән соң, анда яла ягу, абруйны төшерә торган мәгълүматлар барлыгын ачыклаган. Җинаять эше Эчке эшләр министрлыгына тикшерүчеләренә тапшырылган, дип хәбәр итә Прокуратура каршындагы Тикшерү комитеты.

XS
SM
MD
LG