Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург мәхкәмәсе реформаларга әзер: Русия килеште


Җомга көнне Русия Дәүләт Думасы Страсбург мәхкәмәсен реформалауны күздә тоткан кеше хокуклары Европа конвенциясенең 14-нче беркетмәсен ратификацияләде. Европа Шурасына кергән 47 ил арасыннан Русия әлеге документны раслаучы иң соңгы дәүләт булды.

3 ел дәвам иткән каршылыклардан соң ниһаять Русия парламенты халыкара мәхкәмәнең нәтиҗәлелеген арттыручы реформаны ратификацияләде. Русиянең әлеге документны имзаламавы сәбәпле, реформаны гамәлгә кую мөмкин түгел иде.

Русия Дәүләт Думасы спикеры Борис Грызлов парламентта күпчелекне тәшкил иткән “Бердәм Русия”фиркасе Страсбург мәхкәмәсе реформаларын ратификацияләчәк дип алдан ук ышандырды. Моны ул беркетмәдәге элекке җитешсезлекләрнең искә алынып, хәл ителүе белән аңлатты.

Ягъни, җавап тотучы илнең хөкемдары катнашуыннын тыш кына, мәхкәмәдәге бер хакименең карар чыгару хокукына ия булуын Русия депутатлары дөрес түгел дип санады.

Европа шурасы министрлар комитеты узган айда зур ташлмаларга барды. Хөкемдар Русиягә кагылышлы шикаятьне караганда, анда һичшиксез әлеге илнең вәкиле катнашачагын әйтте.

Иң күп шикаятьләр Чечнядан

Русия парламенты 2006 елны аны ратификацияләүдән баш тарткан иде.

Ул чакта президент Владимир Путин Страсбург мәхкәмәсенең һәрдаим Русияне кеше хокукларын бозуда гаепләгән өчен аның карарларын “сәясиләшкән” дип белдерде.

Үз илендәге мәхкәмәләрнең гаделсезлегеннән гарык булган Русия халкыннан Страсбург мәхкәмәсенә шикаять итүчеләр артканнан-арта бара.

Аларның күпләре Чечнядагы кеше хокукларын бозу: кешеләрне урлаулар, азаплаулар белән бәйле.

Чечнядагы кеше хокуклары бозу нигезендә, Русиягә каршы инде 120-дән артык карар чыгарылган.

Шуның иң яңгыраш алганы 2006 елны булды. Русия хәрбиләре тоткарлаганнан соң, юкка чыккан ире һәм 25 яшьлек улы өчен Европа мәхкәмәсе Марзет Имакаевага 116500 доллар түләү карарын чыгарды.

Лондондагы Метрополитан университетындагы кеше хокуклары өлкәсендәге профессор Филип Леач сүзләренчә, Русия хакимияте еш кына Чечняда эшчәнлек алып баруга аяк чала.

“Без Чечнядагы гамәлләргә карата күп эшләр башкардык. “Мемориал” оешмасы белән күп эшлибез. Һәм Русия хакимияте тарафыннан күп каршылыкларга очрыйбыз. Иң зур проблема шул, хакимиятләр даими рәвештә кешеләрнең югалулары, мөмкин азаплаулар һәм үтерүләр турында эчке мәгълүмат бирүдән баш тарта. Европа конвенциясе нигезендә, алар бу аны бирергә тиеш”, ди ул.

Сәбәп нәрсәдә?

Хәзерге вакытта Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә шикаятьләр саны 120 меңнән артык. Шуның 30 меңнән артыгы Русиядән. Шуңа бер карар кабул итү өчен уртача 6 ел китә.

Реформа әлеге эшчәнлекне тизләтәчәк дигән сүз. Димәк Русиягә каршы кабул ителгән карарларның да арту мөмкинлеге зур.

Шулай булгач әлеге беркетмәнең ратификацияләнүе ни белән бәйле соң?

Русия сәясәт белгече Николай Петров сүзләренчә, беркетмәне раслап, Русия ЮКОС эшендә йомшаграк карар алырга өмет итә.

“Төрле сәбәпләр табып ЮКОС эшен карау берничә ай кичектерелә килде. Хәзер кичектерү сәбәпләре калмагач инде ратификацияләүне файдаланырга булдылар. Кремль Европа мәхкәмәсен йомшарту нияте белән шулай эшли”, ди ул.

Петров сүзләренчә, 2008 елгы Русия-Грузия сугышыннан соң, Мәскәү Көнбатыш белән араларны җайлау нигезендә күбрәк хәрәкәт итмәкче.
XS
SM
MD
LG