Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:20

Гыйрак хәрбиләре Әл-Каидә җитәкчесен кулга алуын хәбәр итә


Багдад – Гыйрак хәрбиләре Әл-Каидәнең Гыйрактагы җитәкчесе дип шикләнелгән кешене кулга алулары турында хәбәр итте. Бу кеше 2003 елда Багдадта БМО бинасын шартлатуга катышы булуда шикләнелә. Ул шартлау нәтиҗәсендә 23 кеше һәлак булган иде.

“Әбу Имад” кушаматы белән танылган Али Хөсәйни Әлван Әл-Азави исемле бу кеше Гыйрак башкаласында махсус операция барышында тотылган.

Американ хәрбиләре 2003 елда Гыйракка кергәнче ул Iraqi Airways һава ширкәтендә очучы булып эшләгән.

XS
SM
MD
LG