Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рим папасына һөҗүм ясаган кеше төрмәдән чыгарыла


Анкара – 1981 елда Рим папасы Иоанн Павелга һөҗүм ясаган Мехмет Али Агҗа дүшәмбедә төрмәдән чыгарыла.

30 ел чамасы төрмәдә утырган 52 яшьлек Агҗаның хәле яхшы дип хәбәр ителә. Төрмәдән чыккач ул өйләнергә һәм китап язарга җыена.

1983 елда Иоанн Павел икенче төрмәгә килеп, Агҗа белән озак сөйләшкәннән соң аны ярлыкаган иде.
XS
SM
MD
LG