Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азәрбайҗан Жириновский белдерүе уңаеннан протест белдерде


Бакы – Азәрбайҗанның Мәскәүдәге илчелеге, Русия Думасы рәисе урынбасары Владимир Жириновскийның соңгы белдерүе уңаеннан, Русиянең тышкы эшләр министрлыгына протест хаты җибәргән. Бу хат чәршәмбедә үк җибәрелгән, әмма бу турыда бүген генә мәгълүм булды.

Русиянең мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, ЛДПР җитәкчесе Латвия газетына биргән әңгәмәсендә, Таулы Карабах бәйсезлек игълан итсә, Русия моны танырга тиеш, дигән сүзләр әйткән.

Протест хатында әйтелгәнчә, мондый белдерүләр Русия белән Азәрбайҗан арасындагы мөнәсәбәтләр файдасына түгел.
XS
SM
MD
LG