Accessibility links

Кайнар хәбәр

6 ил Иранга яңа чикләүләр кертү мәсьәләсен тикшерә


Нью-Йорк – 6 илнең вәкиле бүген Нью-Йоркта Иранга каршы яңа чикләүләр кертү мәсьәләсен тикшерә.

АКШ, Британия, Кытай, Русия, Франция һәм Германия вәкилләре узган елның октябрендә ясалган тәкъдимнәргә карата Тәһранның җавап чараларын бәялиячәк.

Иранның тышкы эшләр министры Манучер Моттаки, Тәһран бу тәкъдимнәрне, кайбер шартлар белән, “нигездә” кабул итә, дигән иде.

Шушы атнада Кушма Штатлар дәүләт секретаре Һиллари Клинтон, Иранга басым ясау өчен, чикләүләрне аның җитәкчелегенә кертергә кирәк, диде.

Белгечләр фикеренчә, Кытай белән Русия яңа чикләүләр кертүгә каршы чыгачак.
XS
SM
MD
LG