Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:32

Медведев: атом коралын чикләү сөйләшүләрендә уңай тәрәккыят бар


Мәскәү – Русия президенты Дмитрий Медведев атом коралын чикләү турындагы сөйләшүләрдә уңай тәрәккыят булуын хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Русия-Америка сөйләшүләре җиңел бармый, ләкин тарафлар карашларын якынайту өчен берничә юнәлештә җитди адымнар ясаган.

Бу хакта Русия президенты шимбә көнне үзенең Мәскәү янындагы утырмасында парламент фракцияләре җитәкчеләре белән очрашу вакытында әйтте. Ул шулай ук яңа килешүнең ике ил тарафыннан берүк вакытта раслау кирәклегенә басым ясады.

1991 елда төзелгән СТАРТ килешүенең мөддәте декабрь аенда чыкты. Американ президенты Барак Обама һәм Русия президенты Дмитрий Медведев бу килешүне яңа килешү белән алыштырырга вәгъдә иткән иде.

XS
SM
MD
LG