Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Һаити зилзиләсендә зыян күрүчеләргә ярты миллиард доллар ярдәм җыярга чакыра


Женева – Берләшкән Милләтләр Оешмасы, дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итеп, Һаитида булган көчле зилзиләдән зыян күргәннәргә ярдәм итү өчен ярты миллиард доллар акча җыярга чакырды.

Оешма мәгълүматына күрә, якын айларда барлыгы 3 миллион чамасы кешегә ярдәм күрсәтергә кирәк булачак.

Башкала Порт-о-Пренстан көнбатышка таба урнашкан Легон шәһәре иң зур зыян күргән, дип хәбәр ителә. БМО вәкиле Элизабет Бирс сүзләренчә, шәһәрнең 90% өлеше җимерелеп беткән. Бу шәһәрдә генә үлүчеләр саны 5 белән 10 мең арасында дип исәпләнә.

Рәсмиләр һәм коткаручылар әйтүенчә, кайбер урыннарда урлау-талау гамәлләре башланган.

Порт-о-Пренс һава аланына чит илләрдән килүче һуманитар ярдәмне тәртипкә салу эшен американ хәрбиләре үз контроленә алган.

Кызыл Хаҗ оешмасы үлүчеләр саны 50 мең чамасы дип исәпли. Әмма Һаити рәсмиләре корбаннар саны 200 меңгә җитәргә мөмкин дип борчыла.

Бүген Һаитига Кушма Штатлар дәүләт секретаре Һиллари Клинтон килә.

Киләсе атна башында анда Европа Берлеге җитәкчеләренең килүе көтелә.
XS
SM
MD
LG