Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Камаз-Мастер» Дакар узышында тугызынчы җиңүен яулады




Шимбә көнне Аргентинада Дакар-2010 узышы тәмамланды. Йөк машиналары арасында быел «Камаз-Мастер» такымыннан Владимир Чагин экипажы җиңеп чыкты. Узган елның җиңүчесе Фирдәвес Кәбиров бу юлы икенче урынны алды.

Шимбә көнне Аргентинаның Сан Карлос де Боливар авылында тәмамланган соңгы 14нче этапта Владимир Шагин машинасы дүртенче килде. Ләкин башка этапларда туплаган бер сәгать өстенлек аркасында ул гомум хисапта беренче урынга чыкты.

Шулай итеп Чагин үзенә тагылган “патша” атамасын раслады. Бу аның Дакарда инде 6нчы җиңүе. Аерым этапларда җиңүләрне санаганда, хәзер аңа гомумән тиңнәр юк. Ул Дакарда барлыгы 56 этап җиңеп, танылган француз Стефан Петерансельне дә узып китте.

Узган елның җиңүчесе Фирдәвес Кәбиров быел икенче урын алды. Техник ярдәм машинасында барган Илгизәр Мәрдиев соңгы этапта беренче килде, гомум хисапта ул бишенче урында.

Шулай итеп, «Камаз-Мастер» такымы Дакар узышларында 9нчы җиңүен яулады. Башка бер такымның да Дакарда бу санда җиңү яулаганы юк.

Интерфакс хәбәр итүенчә, Русия президенты Дмитрий Медведев “Камаз-Мастер” такымын һәм Владимир Чагинны җиңүләре белән котлаган.

Җиңел машиналар узышында җиңүне «Фольксваген» машинасында испанияле Карлос Сайнс яулады. Мотоцикллар узышында җиңүне КТМ такымыннан француз Сириль Депре яулады.
XS
SM
MD
LG