Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил һәм Төркия саклану министрлары очрашты


Анкара – Израилнең саклану министры Яхүд Барак якшәмбедә Анкарада Төркия саклану министры Вәдҗи Гүнәл һәм тышкы эшләр министры Әхмәт Давытоглы белән сөйләшүләр үткәрде.

Хәбәрчебез әйтүенчә, очрашуда сүз хәрби-техник хезмәттәшлек, аерым алганда, Израилнең пилотсыз очкычларын Төркиягә сату турында барган.

Бу сәфәр алдыннан Төркиянең бер төркем хокук яклаучылары, Газа сызыгында фәләстиннәргә карата кылынган сугыш җинаятьләре өчен, Баракны җавапка тартырга чакырды.
XS
SM
MD
LG