Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:23

“Камаз-Мастер” “Дакар” узышында тугызынчы җиңүен яулады


Буэнос-Айрес – Шимбә көнне Аргентинада “Дакар” узышы тәмамланды. Йөк машиналары арасында быел “Камаз-Мастер” такымыннан Владимир Чагин җиңеп чыкты. Бу аның Дакарда инде алтынчы җиңүе.

Узган елның җиңүчесе Фирдәвес Кәбиров бу юлы икенче урын алды. “Камаз-Мастер”ның тагын бер вәкиле, Илгизәр Мәрдиев, соңгы этапта беренче килсә дә, гомум хисапта бишенче урында.

Шулай итеп, Чаллының “Камаз-Мастер” такымы Дакар узышларында үзенең тугызынчы җиңүен яулады. Башка бер такымның да Дакарда бу санда җиңү яулаганы юк.

Интерфакс хәбәр итүенчә, Русия президенты Дмитрий Медведев “Камаз-Мастер” такымын һәм Владимир Чагинны җиңүләре белән котлаган.

XS
SM
MD
LG