Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мун: Һаитига җибәрелгән сыңар доллар да читкә китмәскә тиеш


Нью-Йорк – Һаитида көчле зилзилә китергән зыянның күләмен бәяләү өчен БМО генераль секретаре Пан Ги Мун бүген Һаитига китте. Юлга чыгар алдыннан ул, Нью-Йоркта журналистлар белән очрашып, ярдәмнең сыңар доллары да читкә китмәскә тиеш, дип белдерде. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта аның оешмасы 40 меңләп кешене ашата, якын арада бу сан 2 миллионга җитәргә мөмкин.

Һуманитар ярдәмнең төрле илләрдән бертуктаусыз килеп торуына карамастан, аны мохтаҗларга тарату эшендә авырлыклар бар, дип хәбәр ителә. Кайбер урыннарда урлау-талаулар башланган, социаль киеренкелек арта.

Бүген Һаитига АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон да килеп китте. Президент Рэне Преваль белән сөйләшкәннән соң, Клинтон, бу казадан соң Һаити, тагы да “көчлерәк” ил булып аягына басар, дигән өмет белдерде.
XS
SM
MD
LG