Accessibility links

Кайнар хәбәр

Янукович һәм Тимошенко икенче турга чыга


Якшәмбе Украинада президент сайлауның беренче туры үтте. Exit-poll нәтиҗәләренә күрә, элекке һәм хәзерге премьер-министрлар, Виктор Янукович һәм Юлия Тимошенко көрәшне икенче турда дәвам итәчәк.

Exit-poll, ягъни тавыш биреп чыккан кешеләрдән сораштыруларны берьюлы берничә социология ширкәте үткәрде. Аларның нәтиҗәләре якынча бер чама:

  • Янукович ~ 32%
  • Тимошенко ~ 27%
  • Тигипко ~ 13%
  • Яценюк ~ 7-8%
  • Ющенко ~ 5-6%

Бу саннар дөрес булса, беренче турда намзәтләрнең берсе дә 50% җыя алмаган, дигән сүз. Икенче турга Төбәкләр партиясе җитәкчесе Виктор Янукович белән премьер-министр Юлия Тимошенко чыга.

Кайбер белгечләр бу нәтиҗәне Тимошенко өчен зур җиңү дип атый. Чөнки, фикер белешүләрдә ул Януковичтан 10% чамасы калыша иде. Калган 16 намзәтнең сайлаучыларын үз ягына аудара алса, икенче турда ул нәтиҗәсен яхшырта ала.

Юлия Тимошенко
Тимошенко үзе, Януковичның икенче турда җиңү шанслары юк, дип белдерде. “Exit-poll нәтиҗәләре 60% сайлаучының Европа иле, демократик Украина өчен тавыш биргәнен күрсәтә, - диде Тимошенко, - җинаятьчел даирәләрне вәкиллек итүче Януковичның шанслары юк дигән сүз.”

Бу сайлау 2004 ел Әфлисун инкыйлабыннан соң беренче сайлау булды. 5 ел элек үткән сайлауда Януковичның бәхәсле җиңүе урам җыеннарына сәбәп булган иде. Югары мәхкәмә сайлау нәтиҗәләрен көчтән чыгарды, кабат сайлаулар үткәрелде, анда Виктор Ющенко җиңеп чыкты.

Ләкин соңнан Ющенконың абруе төшә башлады. Әфлисун инкыйлабы җитәкчеләре арасында хакимият өчен тарткалашулар сайлаучының күңеле кайтуына китерде. Аларның бер өлеше бу сайлауда катнашмаячагын белдерде. Күрәсең, шушы битарафлык катнашу дәрәҗәсендә дә чагылды. Бу юлы тавыш бирергә 5 ел элек белән чагыштырганда азрак кеше килде. 2004 елда сайлаучының 74% катнашкан булса, бу юлы – 66-67% чамасы.

Ющенко, бүген Киевта тавыш биргәннән соң, Янукович белән Тимошенконы Украина бәйсезлегенә куркыныч тудыручы, Мәскәү тарафлы намзәтләр, дип атады. Тимошенко да, Янукович та, җиңгән очракта Русия белән араларны җайларга вәгъдә итә.

Виктор Янукович
Янукович, тавышын шулай ук Киевта биргәннән соң, рус телендә “Мин Европа өчен дә Русия өчен дә, башка илләр өчен дә эшләячәкмен” дигән сүзләр әйтте.

Сайлаучыларның катнашу дәрәҗәсе ни бары 50% чамасы булган, биш ел элек белән чагыштырганда күпкә азрак.

Украинада барлыгы 37 миллион кешенең тавыш бирү хокукы бар. Ил буйлап 30 меңләп тавыш бирү урыны эшләгән.

Тавыш бирүне меңләгән чит ил күзәтүчесе күзәтеп барды. Иң еш теркәлгән тәртип бозулар – бюллетеньннәр җитмәү һәм исемлектә сайлаучыларның исемнәре табылмау.

Икенче тур 7 февральгә билгеләнгән.
XS
SM
MD
LG