Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:33

Франциянең Страсбург шәһәрендә урнашкан Европа кеше хокукларын яклау мәхкәмәсе Русиягә карата язылган шикаятьне теркәде. Анда бердәм дәүләт имтиханын (ЕГЭ) тапшырганда татар теленең кысрыклануы турында язылган. Белгечләр эшнең Страсбургка барып җитүен Татарстанның зур уңышы дип саный.

Хәзер Европа мәхкәмәсе Татарстан вәкилләреннән язма рәвештә татар теленең кысылуы турында дәлилләр көтә. Мәхкәмә эшенә кадәр бәхәсне дустанә юл белән хәл итәргә әзерлеген белдерә.

Аида Камалованы Борис Пантелеев яклый

Русиянең мәгариф министры Фурсенко 2008 елның 28 ноябрендә дәүләт имтиханын бирү турындагы боерыкка кул куйган. Документның 5 пунктында ачыктан-ачык чыгарылыш имтиханнарын бары тик рус телендә бирү турында язылган.

Казан кешесе Аида Камалова, мәктәптә укучы баласының киләчәге өчен борчылып, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Әмма Русиянең Югары мәхкәмәсе министр боерыгына үзгәрешләр кертүдән баш тартты. Хәзер татар телен имтиханда куллану мәсьәләсе Европа мәхкәмәсендә каралырга тиеш.

Аида Камалованы мәхкәмә эшендә Мәскәү юристы, хокук фәннәре кандидаты, "Кеше һәм канун" хокукый мәгълүмат агентлыгы ("Человек и закон") җитәкчесе, татар ПЕН клубының хокукчысы Борис Пантелеев яклаячак. Пантелеев милләте буенча урыс кешесе түгел икән. Әтием Азнакай керәшене, ди ул.

Пантелеев белдерүенчә, бу мәсьәләгә Русия Югары мәхкәмәсе ике тапкыр үз сүзен әйтте. Шуңа күрә хәзер эшне рәсми рәвештә Европа мәхкәмәсе тикшерә ала.

Русия мәхкәмә сүзенә колак салырмы?

Пантелеев фикеренчә, эшнең Европа мәхкәмәсендә каралуы зур мөмкинлекләр ачарга мөмкин. Моңарчы Русия мәхкәмә боерыкларын төгәл үтәде, ди хокукчы.

“Әгәр Русия Югары мәхкәмәсе карарын яңадан тикшерергә кушылса, министр боерыгына үзгәрешләр кертеләчәк. Мәхкәмәгә бирүчеләр мәсьәләне канун рәвешендә хәл итәргә тели. Милли телләр тотрыклыгы мәгариф министрлыгы боерыгы, кушуы белән генә түгел, ә Русия кануны белән хәл ителергә тиеш. Бу очракта Европа мәхкәмәсе Русияне милли телләрдә белем алуга гарантия һәм аларны кысрыкламау турында “Мәгариф турындагы” канунга үзгәрешләр кертергә мәҗбүр итә ала. Без бу эш шушы юл белән дәвам итәр дип уйлыйбыз”, ди Пантелеев.

Русия Төркиядән генә калыша

Борис Пантелеев белдерүенчә, Русия ватандашлары Европа мәхкәмәсенә бик күп мөрәҗәгать итә. Русия Страсбургка килгән шикаятьләр саны белән дөньяда икенче урында тора.

“Русия Европа мәхкәмәсе вакыфына еллык салымнар түли. Ул мәхкәмә безгә ят түгел, аны без дә тәэмин итәбез. Анда рус телен белүче 600ләп хезмәткәр эшли. Хәзер бу эш Русия хөкүмәте белән сөйләшүләр рәвешендә алып барылса, төрле иҗтимагый, милли оешмалар фикер алышуда катнашса иде. Шул вакытта сөйләшүләр уңышлырак барыр дип уйлыйбыз”, ди хокукчы.

Борис Пантелеев Европа мәхкәмәсендә татар теле мәсьәләсе академик төгәллек белән каралыр дип өметләнә. Шуның өчен иҗтимагый оешмалар, әти-әниләр берлекләре бу уңайдан үзләренең фикерләрен, мәсьәләне хәл итү юлын тәкъдим итәргә тиешлеген искәртә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG