Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:48

Луганскидагы шартлауда үлүчеләр саны 3 җитте


Украинаның Лугански каласы хастаханәсендә булган шартлауда үлүчеләр саны 3 җитте, 6 кеше зыян күргән. Кимендә 22 кеше хәрәбәләр астында калган.

Беренче мәгълүматларга караганда, шартлау хастаханәнең реанимация бүлегендә кислородлы җиһазны куллану кагыйдаләрен бозу аркасында чыкты, дип хәбәр ителә. Хастаханәдә 300ләп кеше булган булырга мөмкин.

Илнең премьер-министры Юлия Тимошенко Луганскига китте.

XS
SM
MD
LG