Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:16

Башкортстанда башкорт теле татар балаларына “дәүләт теле” буларак та, “ана теле” буларак та көчләп тагыла.

2010 ел Башкортстанда, мәктәпләрдә төбәк компонентын бетерүгә юнәлтелгән федераль канун тирәсендәге бәхәс белән башланып китте. Яңа ел алдыннан Башкортстан Корылтае спикеры Константин Толкачев республиканың дәүләт телевидениясе аша чыгыш ясап, федераль үзәкне төбәк телләре һәм аз халыклар телләре турындагы Европа хартиясен, Русия конституциясен, федерализм принципларын бозуда гаепләгән иде.

Толкачев раславынча, төбәк компонентын саклау Башкортстандагы барлык милләт вәкилләренә дә ана телләрен өйрәнүгә юл ача. Толкачевка хәтле, Башкортстанның президенты Мортаза Рәхимов үзенең “Московский комсомолец” газетының 2009 елның 5 июнендә басылган җәнҗаллы интервьюсында шушы ук фикерләрне гадирәк сүзләр белән һәм ихлас рәвештә яңгыраткан иде.

“Әйе, мин милли компонентны алып ташлаган министр Фурсенконың гамәлләренә кискен каршы чыгам. Монда нинди милләтчелек бар? Без бит республикада барысы да мәҗбүри рәвештә башкорт телен өйрәнсеннәр дип таләп итмибез – фәкать теләк буенча гына. Мин бары тик башкортларның, татарларның, чуашларның, мариларның һәм башкаларның үз телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү хокуклары булуын телим. Монда нинди җинаять бар?”, дигән иде ул.

Әлбәттә, Башкортстандагы чынбарлыкны белмәгән чит төбәкләрдәге татар-башкортларның, Рәхимовның мондый сүзләрен “ура” кычкырып, үрә басып, алкышлап кабул итүләре бар. Әмма, чынбарлык башкачарак. Беренчедән, Башкортстан президенты белмичәме әллә ялганлапмы: “Без бит республикада барысы да мәҗбүри рәвештә башкорт телен өйрәнсеннәр дип таләп итмибез – фәкать теләк буенча гына”, дип белдерә. Ә бит чынбарлыкта башкорт телен өйрәнү Башкортстандагы барлык уку йортларында да мәҗбүри кертелгән, беркемнең теләген сорап тормыйлар.

Икенчедән, Башкортстандагы төбәк компоненты, шул ук татар балаларын татарның мәдәниятеннән, тарихыннан, гореф-гадәтләреннән читләштерә генә. “Башкортстан тарихы” дигән дәреслек шыр башкорт тарихыннан тора. “Башкортстан мәдәнияте” дигән дәресе белән дә шул ук хәл. Ягъни, төбәк компоненты ярдәмендә Башкортстандагы татар балалары тулысынча диярлек гомум татар дөньясыннан аерыла. Алай гына да түгел – аларга башка халыкның каһарманнары, гореф-гадәтләре, мәдәнияте тагыла. Шуңа күрә дә Башкортстандагы татар милли оешмалары төбәк компоненты мәсьәләсендә Татарстандагылардан башкачарак позициядә тора.

Әйе, һәр халыкның балалары үз мәдәниятен, әдәбиятын, йолаларын ана телләрендә өйрәнергә хаклы булырга тиеш. Әмма, мондый хокук һич кенә дә башка халыкларның шундый ук хокугына бәйләп куелырга, аларныкына алмаштырылырга тиеш түгел. Шушы фикерне Русия Дәүләт думасында Башкортстаннан депутат Андрей Назаров та "Регнум" агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә белдерде.

Бер үк вакытта Андрей Назаров Башкортстан парламенты башлыгы Константин Толкачевның дәлилләре белән килешмәвен белдерә: “Бөтен кешеләр дә белем алу өлкәсендә тигез хокуклылар. Мондый хокукка мин туган телдә белем алу хокукын да кертәм. Бу күзлектән караганда мин дәүләтнең мәгариф стандартында төбәк компоненты булуы яклы. Әмма, төбәк компоненты кертү һич кенә дә барлык субъектлар өчен дә гомум булган укыту дәрәҗәсен начарайтырга тиеш түгел. Ә бер халыкның ана телендә белем алу хокукы башка милләт вәкилләре өчен мәҗбүригә әйләнергә тиеш түгел”.

Әлеге вакытта, кабатлап әйткәндә, Башкортстан мәктәпләрендә башкорт телен, башкорт тарихын, башкорт мәдәниятен (“башкорт” дигән сүз урынына формаль рәвештә “Башкортстан” дигән сүз кулланып) укыту мәҗбүри рәвештә алып барыла. Барлык татар балаларына да башкорт теле “дәүләт теле” сыйфатында укытыла. Ә үткән җанисәптә хәрәмләшү юлы белән “башкортка” әйләндерелгән татар балаларына башкорт теле “ана теле” сыйфатында да тагыла. Татар теле бөтенләй читтә кала.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG