Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:07

Ульян өлкәсенең яңадан тууына багышланган чара узды


“Яңадан туу” дигәне – Сембер каласының патша заманаларында – губерна, совет чорында – өлкә үзәге булып та торганлыгыннан. 1943 елда Ульян өлкәсенең торгызылуы, беренчедән, Ленин исемен югары күтәреп, ватанпәрварлык хисен ныгыту булса, икенчедән, күп заводларның бирегә күчерелүе аркасында, шәһәрнең абруен күтәреп, эшче куллар җәлеп итү булган, диләр.

Ял һәм мәдәният үзәгенең кече залында оештырылган чарага, нигездә, ветераннар чакырылган иде. Хәер, яшь буын вәкилләре дә байтак җыелган булып чыкты. Чарага килүчене фойеда төрле күргәзмәләр каршылый. Аларның да төп мәгънәсе – халыклар дуслыгын чагылдыру. Төрле халыкларның музыка кораллары күргәзмәсендә, мәсәлән, курай, кубызлар да бар. Карабах аркасында үзара мөнәсәбәтләре бик үк якын булмаган әрмәннәр белән азәриләрнең көнкүреш әйберләре – бер үк өстәлдә.

Кичәне Мәдәният һәм ял үзәгенең җитәкчесе Нурия Туркова ачып җибәрде.

"Бәлки барыгыз да белмисездер әле: фронтка – армиягә җибәрелгән һәр өченче шинель өчен тукыма – безнең өлкәдә җитештерелгән. Һәм моны гомум җиңүгә зур өлеш дип санарга була. 2010 елны губернаторыбыз Патриотизм елы дип атады. Һәм бу ел Бөек җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итү рухында узачак", диде ул.

Чарада өлкә башлыгы Сергей Морозов та чыгыш ясар дип көтелгән иде - булмады. Аның урынына урынбасары Александр Пинков сүз тотты. "2010 ел – Бөек җиңү елы. Бу бәйрәмне Русия генә түгел – бөтендөнья халыклары да бәйрәм итәчәк", диде ул үзенең чыгышында.

Тәкъдим ителгән концерт-тамаша Ял һәм мәдәият үзәгендә эшләп килүче урыс коллективлары, шулай ук эрзә, чуаш, татар төркемнәре тәкъдим иткән җыр-биюләрдән төзелгән булып чыкты.

Тамашаны Роза ханым Җиһаншина җитәкчелегендәге балалар бакчасы нәниләре башлап җибәрде.

Концерт, нигездә, Яңа шәһәрдә эшләп килүче мукшы-эрзә һәм чуашларның сәнгать коллективлары һәм Татар мәдәни үзәге карамагындагы үзешчәннәр чыгышларыннан төзелгән иде. Шулай ук әрмән җыры һәм урысча рэп чыгышлар да яңгырады.

Һәм соңгы сүз, күңелсез сүз. Мукшы-эрзәләрнең дә, чуашның да җыр-бию коллективлары бар. Ә татарныкы – юк та диярлек. Дөрес, Музыкаль педагогия училищесының җыр укытучысы, баянчысы һәм биюче талибәләре катнашлыгындагы төркемне “Сембер” исемле җыр-бию ансамбле, дип саныйлар. Тик аны мукшы-эрзәләрнең дә, чуашларның да чын сәнгати түгәрәкләре белән чагыштыру да мөмкин түгел, эчтәлеге ягыннан да, сәләмә киемнәре белән дә.

Монысы инде - сәләте дә, чынлап торып эшләргә теләге дә булмаган Гөлсинә Герасимованың озак вакытлар Татар мәдәни үзәгенең җитәкчесе булып саналуы нәтиҗәсе. Шулай ук бу үзәкнең Халыклар дуслыгы йорты дип аталган оешмага буйсындырылуы һәм шушы учреждениенең дә мәдәнияттән бик ерак торган Софья Орлова кулында булуыннан.

Хәзер исә, Софья Орлова да, Гөлсинә Герасимова да эшләреннән алындылар. Аерым бинага хуҗа булган Татар мәдәни үзәгендә яңа җитәкчелек кенә түгел - талантлы җырчы һәм музыкант Әлфия Рамазанованың да анда сәнгать җитәкчесе булып урнашуы олуг өметләргә нигез булып торалар.

XS
SM
MD
LG