Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:22

Украина сайлавы: икенче турда кызу көрәш көтелә


Тимошенко үзенең тарафдарлары алдына җиңүче кыяфәтендә чыкты

Тимошенко үзенең тарафдарлары алдына җиңүче кыяфәтендә чыкты

Беренчел нәтиҗәләргә күрә, Украинада үткән президент сайлауда Төбәкләр партиясе җитәкчесе Виктор Янукович 35.5%, премьер-министр Юлия Тимошенко – 25% чамасы тавыш казанган. Өченче урында үзәк банкның элекке рәисе, эшкуар Сергей Тигипко – 13%.

Хәзерге президент, биш ел элек Әфлисун инкыйлабы нәтиҗәсендә хакимияткә килгән Виктор Ющенко ни бары 5% тавыш җыя алган. Шулай итеп, икенче турга Янукович белән Тимошенко чыга. Алар арасында аерма 10% чамасы.

Тимошенко: Украина Европага таба барачак

Узган төндә игълан ителгән exit-poll нәтиҗәләрендә бу аерма азрак иде. Тавыш бирү вакытында сораштыру үткәргән социология ширкәтләре, Тимошенконың чын нәтиҗәсе рәсми саннардан яхшырак, дип белдерә. Якшәмбе төнендә Тимошенко үзенең тарафдарлары алдына җиңүче кыяфәтендә чыкты.

Юлия Тимошенко
“Украина сайлаучыларының күпчелеге демократик, ирекле ил өчен тавыш бирде, җинаятьчел даирәләрне вәкиллек итүче Януковичның шанслары юк” диде ул.

Президент булып сайланган очракта, Тимошенко Әфлисун инкыйлабы юлыннан тайпылмаячагын, башлаган эшне ахырына җиткерәчәген вәгъдә итте.

“Демократик көчләр берләшәчәк. Илебезне Европа цивилизациясенә таба алып барачак бердәм көч булдыру өчен без барысын да эшлиячәкбез” диде ул.

Тимошенкога бу максатка ирешү җиңел булмаячак. Әфлисун инкыйлабы җитәкчеләренең хакимияткә килгәч, үзара тарткалаша башлавы күп кенә украиннарның күңелен кайтарды. Кайберләре бу юлы сайлауга бармаячагын белдерде.

Янукович: Украина НАТОга кермәячәк

Тимошенко “Януковичның шанслары юк” дисә, Янукович үзе икенче турда җиңеп чыгачагында шикләнми. Тавыш бирүдән соң ул да тарафдарлары алдына җиңүче кыяфәтендә басты.

Виктор Янукович
“Безнең сайлаучылар үзгәреш өчен тавыш бирде. Алар яхшы якка үзгәрешләр таләп итә. Төп нәтиҗә шул” диде Янукович.

Януковичның тарафдарлары нигездә урыс-телле көнчыгышта яши. Биш ел элек ул, президент булсам, Украина беркайчан да НАТОга кермәячәк, дигән вәгъдәләре белән популярлык казанган иде. Янукович бу сүзләренә кире әйләнеп кайтты:

“Украина бер хәрби блокка да кермәячәк. Бу украин халкының карашы, аны ихтирам итәргә кирәк” диде ул.

Алдагы өч атнада Янукович та, Тимошенко да, беренче турда тавышларын башка намзәтләргә биргән сайлаучыларны үз ягына аударырга тырышачак.

Күзәтүчеләр, Януковичның мөмкинлеге азрак дип саный. Аз санлы коммунистлар һәм социалистлардан тыш, аның башка таяныр көче юк. Аның каравы, Януковичның тарафдарлары күпкә оешканрак.

Кыскасы, белгечләр фикеренчә, икенче турда шактый кызу көрәш көтелә. Тавыш бирү 7 февральгә билгеләнгән.

бәйле язмалар

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG