Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ркаил Зәйдулла шигъриятенә яңа сулыш өрделәр


Камал театрында билгеле шагыйрь Ркаил Зәйдулланың шигърият кичәсе узды. Ул урта буын язучы-шагыйрьләрнең әдәби кичәләреннән нык аерылып торды. Монда алып баручы, эстрада җырчылары берсе дә булмады. Оештыручылар бу чараны заманча эшләргә тырыштылар, төп игътибар шигърияткә бирелде.

Камал театрының әдәбият бүлеге мөдире Нияз Игъламов, мондый чараны бары тик без генә заманча ясый алабыз, ди.
Әлеге чарада Татарстанның премьер-министры урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева да тамаша кылды


Нияз аңлатканча, Ркаил әфәнденең шигърият кичәсен оештыру ниндидер вакыйгага бәйле түгел. Һәрхәлдә шагыйрьнең туган көне гыйнвар азагында булса да. Узган елның декабрь аенда “Яңа дулкын” дип аталган чарада яшь шагыйрьләрне тамашачыга күрсәткәннән соң, танылган каләм ияләренең дә әдәби кичәләрен уздырырга алыналар. Әйтүләренә караганда камаллар Ркаил Зәйдуллага үзләре тәкъдим белән чыга.
Хәлим Җәләй
“Башта без бу чараны декабрь аенда оештырмакчы идек, ләкин тулысы белән әзерләнеп өлгерә алмадык. Монда бит шактый кеше эшкә җигелде, утчылар, тавыш җайланмаларын көйләүчеләр, артистлардан Хәлим Җәләй, биюче Нурбәк Батулла, “Яңа дулкын” шагыйрьләре, рәссам Илдар Кәрим, кичәнең режиссеры Илгиз Зәйниев булды,” диде Нияз Игъламов.
Нурбәк Батулла
Әлеге заманча әдәби кичәдә Ркаил Зәйдулла 30 га якын шигырь сөйләде, ләкин теләсә ничек түгел, ә бүлекләргә бүлеп.

“Аның 30 шигырен без 3 бүлеккә аердык, аларга шартлы рәвештә исемнәр бирдек. Беренчесен “Туган ил” дип атадык. Анда туган җир, табигать, авыллар, шәһәрләр турында шигырьләр керде. Икенчесе “Мәхәббәт лирикасы” һәм ахыргы өлештә милли-фәлсәфи шигырьләр яңгырады”, ди Игъламов.
"Яңа дулкын" шагыйрьләре
Илгиз һәм Нияз белдергәнчә, киләчәктә Камал сәхнәсендә Газинур Морат, Дәрдемәнткә багышланган үзенчәлекле әдәби кичәләрне күреп булачак.
Ә бу арада пәрәвездә Ркаил Зәйдулла турында төрле имеш-мимешләр йөри, кемнәрдер аны мактый, кыю каләм иясе дип яза.
Илгиз Зәйниев, Ркаил Зәйдулла
Икенче берәүләр исә:

“Соңгы арада бик активлашты, Тукай бүләгенә омтыла башлады бугай. Бирсен Ходай, әмма чама хисен генә онытып җибәрмәсен иде”, диелгән “матбугат.ру” интернет битендә.
XS
SM
MD
LG