Accessibility links

Кайнар хәбәр

Финляндия татарлары Мансуров белән ни хакта сөйләшкән?


Финляндия татарлары дөньякүләм танылган дирижер Фуат Мансуров белән очрашкан. Фуат әфәнде үзенең казакъ булуын әйткән. Ул киләчәктә саф татар оркестры белән Америкага барырга җыена.

Штраусc фестивале ел саен Европаның төрле шәһәрләрендә оештырыла. Татарстан, Казакъстан һәм Русиянең халык артисты, Татарстан Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Фуат Мансуров анда еш кына җыелма оркестр белән чыгыш ясый. Һәм барган җирендә татарлар белән күрешеп сөйләшергә тырыша. Ике ел элек ул Прагада фестиваль кысаларында, “Азатлык” радиосы хезмәткәрләре белән дә очрашкан иде.

Бу көннәрдә ул Финляндиянең Һелсинки шәһәрендә чыгыш ясаган. Һәм “Азатлык” радиосының элекке хезмәткәре Фәридә Хәмит әйтүенчә, Финляндия татарлары аның концертына барып, танылган дирижер белән күрешеп сөйләшкән.

Финляндия татарлары, мөгаен, Мансуровның Һелсинкидагы чыгышын белми дә калган булыр иде. Чөнки газет игъланнарында, интернет битләрендә башка дирижер исеме язылган.

Фуат Мансуров
“Фуат әфәнде Финляндия татарларының “Исламия” җәмгыяте рәисе Окан Дахер белән элемтәгә кергән. Һәм берничә сәгать эчендә бу хәбәр татарлар арасында таралды”, ди Фәридә Хәмит.

Концерт архитектура ягыннан бик мөкәммәл Финляндия йортында узган.

“Урыннар шактый тулы иде. Концерт матур булды. Ул Вена традициясендә балет парчалары белән үрелеп барды. Һәм анда Диана Васильева дигән болгар җырчысы Штраус оперетталарыннан парчалар башкарды”, ди Фәридә ханым.

Татарлар белән очрашу

Тәнәфестә татарлар оркестр җитәкчесе Фуат әфәнде янына барып 20 минутлап сөйләшеп утырган. Әмма аның чыгыш ясавы соң беленү сәбәпле, барлыгы татарлардан 10 кеше генә килә алган.

“Мин концертка барыр алдыннан Мансуров турында интернетны ачып укыдым. Аның ана теле казакъ дип язылган иде. Беренче соравым : “Казакъстанда тууыгыз аңлашыла, ә ничек сезнең туган телегез казакъ булсын дидем”, ди Фәридә Хәмит.

Фуат әфәнде әтисенең казакъ булуын әйткән. Әмма ул татар телендә камил сөйләшә. Гомумән аның 10-лап тел белүе Финляндия татарларын сокландырган.

“Инглизчә, алманча, испанча яхшы дәрәҗәдә сөйләшүен әйтте. Мәсәлән, Аргентинада бөтен эшләрне испан телендә башкарган. Мине иң шаккатырганы 82 яшьлек кешедәге энергиянең ташып торуы булды. Ул ике сәгать дәвамында концертны алып барды”, ди Фәридә ханым.

Бер ел элек узган матбугат очрашуында Мансуров Европада татар музыкасын таныту өчен, киләчәктә бер бүлекне милли әсәрләрдән генә эшләү мөмкинлеген булу турында әйткән иде.

Ә Һелсинки татарлары белән сөйләшү вакытында ул 150 кешелек саф татар оркестры белән Америкага Сан-Францискога барырга җыенуын белдергән.

“Андый зур төркем белән баруга акчаны кайдан табасыз дигәч, Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев бирер диде. Бездә сәләтле татарлар бар һәм шул оркестрны оештырам дип әйтте”, ди Фәридә Хәмит.
XS
SM
MD
LG