Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:13

18 гыйнвар Уфада җанисәпкә әзерләнү мәсьәләсендә чираттагы утырыш узды. Анда татар җәмәгатьчелек оешмалары җитәкчеләре, этносәясәтчеләр катнашты. Җыелышта финанслар табу юллары каралды. Акчасыз да кайбер эшләр башкару юллары тикшерелде.

Башкаланың Орджоникидзе районы татарлары конгрессы бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Карачурин узган җанисәптәге фальсификацияләр буенча мәхкәмәләшүләр уздырылмавына, мәнсезлеккә гаҗәпләнү белдерде, узган җанисәп буенча мәхкәмәләшүләр башларга чакырды.

Әлеге тәкъдимне тарих фәннәре кандидаты, этносәясәтче Илдар Габдрафыйков та хуплады. Ул аерым авылларда альтернатив җанисәп үткәреп, шуларны узганының нәтиҗәләре белән чагыштырып, мәхкәмәләшүләр башларга тәкъдим итте. Галим шулай ук Башкортстан радио-телевидениесе, газетлары аша татар авылларын башкорт дип “агарткан” ялган мәгълүматлар буенча телевидение, радио һәм газетларны да мәхкәмәгә бирергә кирәк дип исәпли.

“Андый тапшырулар бер дә башкортлар күпләп яшәгән Баймак яки Бөрҗән турында түгел, ә, мотлак, татар авылларына багышлыйлар. Бу шул авыллар турында алдан җәмәгатьчелек фикерен тудыруга юнәлтелгән. Халыкка җанисәпкә кадәр милләтенең “чынлыкта кем булуы” турында сеңдерәләр. Халык санын алуларда кеше милләтен кем итеп әйтүенә карамастан, ул авылларда яшәүчеләр башкортлар булып чыга. Ул алдан ук хәл ителгән.

Хакимият ресурслары тулы куәткә эшли. Мәсәлән, миңа 2002 елда узган җанисәптән соң 2003нең җәендә Туймазы районында экспедициядә булырга туры килгән иде. Андагы татар авылларында үзләренә кагылышлы җанисәп мәгълүматлары инде билгеле иде. Ә бит нәтиҗәләр бары тик 2004 елның азагында гына бәян ителде. Алары да авыллар буенча түгел, ә гомум саннар иде. Бу үзе үк әлеге авылларда халык санын алуларның алдан кушылган план буенча үткәрелүен күрсәтә. Ягъни, милләтләр санын ак йорт хәл итә”, диде ул.

Кадерле Имаметдинов
Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов моңа кадәр яңгырамаган кызыклы гына бер ачышын ирештерде. Аның сүзләренчә: “Әле без татар телле башкортлар дигән төркемне белә идек. Алар кайбер сәбәпләрдән башкорт булып язылган кешеләр.

Башкортстанда мәгариф әлегәчә дәвам итсә, киләчәктә башкорт телле татарлар барлыкка киләчәк. Чөнки татарга үз телендә белем алу мөмкинчелеге елдан-ел кими, ә шул ук вакытта аларга көчләп башкорт теле тагыла. Бу күпмедер елдан шундый “башкорт телле татарлар” барлыкка килүгә китерәчәк”, дип белдерде Имаметдинов.

Утырышта республика радио-телевидениесе, газетлары аша татар авылларының “чын йөзен” ачу турындагы мәгълүматлар уңаеннан да сөйләшү узды.

Илдар Габдрафыйков сүзләренчә: “Республикада татарлар халыкның өчтән берен тәшкил итә, аларның казнага керткән өлеше дә шул кадәр. Ә ул акча аларга каршы, ягъни башкортлаштыру кампаниясенә файдаланыла. Безгә җанисәпкә әзерләнергә бер тиен дә акча бирмиләр”, ди ул.

Танылган композитор Алик Локманов моны “хроник акчасызлык” дип атады.

Җыелыш ахырында финанслар табу юллары каралды. Акчасыз да кайбер эшләр башкару юллары тикшерелде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG