Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тарихчыларны мәхкәмәгә тарту көне якыная сыман


Башкортстан хакимиятләрен каты тәнкыйтьләгән ufagub.com сайты эшчәнлегенә катнашлыклары бар дип 2008 елның маеннан бирле эзәрлекләнүче бер төркем тарихчыга карата җинаять эше “төгәлләбрәк” тагыла.

Хакимиятләр тарафыннан экстремистик дип игълан ителеп ябылган бәйсез ufagub.com сайтына мөнәсәбәтләре бар дип фаразланган тарихчылар, журналистлар тирәсендә хәрәкәт башланды. 11 гыйнварда Медиакорсетъ мәгълүмат агентлыгы сайтында Башкортстан прокуратурасы янындагы Тикшерү комитеты башлыгы Алексей Касьяновның, уфагубчылар буенча тикшерү эше тамамлана, февраль аенда аларга милләтара ызгыш чыгаруга бәйле җинаять эше төгәлләбрәк тагылачак дигән белдерүе пәйдә булды.

Исегезгә төшерәбез: Тикшерү комитеты фикеренчә, яман комментарийлар язу белән Башкортстан эшкуарлар союзы рәисе, тарихчы Николай Швецов, тарих фәннәре кандидатлары Илдар Габдрафыйков, Игорь Кучумов, тарихчы Сергей Орлов һәм блоггер Константин Нестеров шөгыльләнгән. Касьянов раславынча, башкортларны кимсетә торган экстремистик комментарийларны нәкъ шушы кешеләр язуы турында бәхәссез дәлилләр бар. Әмма, гаепләнүчеләр барысы да үзләренә таккан гаепне кире кага, ә әлеге процессны сәяси процесс дип атыйлар.

ufagub.com сайтына карата җинаять эше 2008 елның 8 маенда, әлеге сайтка башкорт гыйсьянчысы Айрат Дилмөхәмәтовның “Хашәрәтләргә каршы сугышчылар” дигән брошюрасыннан өзек куелу сәбәпле ачылган иде. Җинаять эше ачу турындагы документта, бу брошюра экстремистик эчтәлекле дип раслана.

Әмма, шунысы кызык, дигәндәй, әлеге брошюраны экстремистик дип Башкортстанның бер авыл районы мәхкәмәсе фәкать 2008 елның 5 июнендә генә игълан итте. Шуны исәпкә алыптырмы инде, хәзер уфагубчылар сайттагы мәкаләләр астына милләтара ызгыш чыгара торган комментарийлар язуда гаепләнә.

Шунысы да мөһим: искә алган кешеләрне үткән елның август аенда төрмәгә ыргыткач, аларны яклап Русиянең хокук яклаучылары да, чит ил галимнәре дә үз сүзләрен әйттеләр, аларны төрмәдән чыгаруны сорап Русия Президентына мөрәҗәгать иттеләр. Ә Сергей Орловка 2009 ел нәтиҗәләре буенча Андрей Сахаров исемендәге абруйлы бүләкнең дипломы тапшырылды.

Тикшерү эшләре нинди хәлдә дигән сорауга, Сергей әфәнде: белмим, чөнки безне күптән инде, октябрь аеннан бирле беркая да чакырганнары юк, хәтта тикшерү вакыты озайтылуы турында хәбәр дә җибәрмәделәр, ди. Сергей Орлов уфагубчылар тирәсендә сәер тынлык урнашуын, бу эшне башларга кушучы хакимият даирәләренең дә, тикшерүчеләрнең дә эшләрнең зур тавышлыга әйләнүеннән куркулары белән аңлата.

Шунысы гыйбрәтле: Орловның Андрей Сахаров исемендәге бүләк алуы, аерым башкорт сайтларында Андрей Сахаров шәхесен пычрата торган мәкаләләр тудырды. Шуларның берсендә, Карагай дигән имза белән бирелгәнендә, Андрей Сахаровны террорчылыкка юл ачучы сыйфатында тасвирлыйлар. Ә Сахаров исемендәге фондта эшләүчеләр, Русия дошманнары акчасына эш итәләр, дип раслана.

Шулай итеп, бер яктан республиканың Тикшерү комитеты башлыгы, генерал Алексей Касьянов тикшерү эшләре тәмамланып килә, дип белдерсә, икенче як – гаепләнүчеләр моны сизмиләр икән. Касьянов шулай ук, башкорт җәмәгать эшлеклесе Айрат Дилмөхәмәтовны “Майдан” газетында Мәскәүне сүккән материаллары өчен экстремизмда гаепләү тәмамлана, дип белдерде.

Якын араларда Дилмөхәмәтовны һәм аның материалларын сайтка куйган дип исәпләнүче Ревинформ агентлыгы җитәкчесе Роберт Загреевны мәхкәмәгә тарту мөмкин булачак ди Башкортстанның баш тикшерүчесе.
XS
SM
MD
LG