Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Туым җондызы”нда да милли компонент искә төште


Казанда керәшен яшьләре арасында икенче тапкыр “Туым җондызы” фестивале үтте. Авыллардан килгән балалар фольклор ансамбле җитәкчеләре мәгариф системасыннан милли-төбәк компонентын төшереп калдырырга ярамый дип белдерә.

“Туым җондызы” фестивалендә биш керәшен фольклор ансамбле катнашты. “Сәлам”, “Яшьләр”, “Моңлы чишмә” ансамбльләрен Татарстаннның халык артисты Лидия Әхмәтова һәм фольклорчы Геннадий Макаров җитәкли. Шулай ук Казан шәһәре Идел буе районы сәнгать мәктәбенең “Мирас” балалар ансамбле Нардуган бәйрәме күренешен күрсәтте. Теләче районы Субаш урта мәктәбенең “Сүрәкә” балалар фольклор ансамбле фойеда халыкны биетте.

Реформалар киртә түгел

“Сүрәкә” ансамблен Субаш мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зоя Павлова җитәкли. Мәктәпләрдә түгәрәкләрне дә бетерделәр, мәгарифтән милли-төбәк компонентын да алып ташламакчы булалар, ди ул.

"Мирас" ансамбле

“Әдәбият дәресләрендә җирле төбәк компонентын да кушып җибәрәм. Балаларга керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен дә өйрәтәм. Хәзер төбәк компонентын бетермәкче булалар. Аны һич тә бетерергә ярамый. Дәресләрдән соң да балалар белән бушлай шөгыльләнәбез. Аларга ата-баба мирасын тапшырып калдырасыбыз килә. Алар моны үзләре дә аңлый”, ди Зоя Павлова.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы сүзләренә караганда, аларга кризис та, мәгариф өлкәсендәге реформалар да киртә түгел. Субаш авылында хәтта мәдәният йорты да юк икән. Әмма без үзебезчә, чын милличә иҗат итеп ятабыз, ди Павлова.

Яңа Казанцевалар, Ибушевлар кирәк

“Туым җондызы” фестивален Татарстан республикасы керәшеннәре оешмасы, Казан керәшен җәмгыяте, яшьләр берлеге оештырды. Республика оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова сүзләренчә, фестиваль яшь башкаручыларны сәхнәгә чыгару, гореф-гадәтләрне яшьләргә тапшыру өчен үткәрелә.

Людмила Белоусова яшьләрне тәбрикли

“Әле әбиләрнең сандык төпләрендә, күңелләрендә күпме байлык ята. Аларның күбесе барланган, әмма әле җыелмаганы да бар. Сәнгать белгече Геннадий Макаровның халыктан яздырып алган меңләгән җыры бар. Менә шул җырларны хәзер халыкка кире кайтарырга кирәк. Бу эшне яшь буын башкарырга тиеш. Аннан атаклы җырчыларыбыз Галина Казанцева, Георгий Ибушев, Лена Бичариналарга алмаш әзерләргә кирәк”, ди Белоусова.

2009 елда керәшен оешмалары яшьләр белән бик актив эш алып барды. Декабрь аенда беренче яшьләр форумы да үткәрелде. Шуңа концертка яшьләр дә күп килгән иде.

Әбиләр җырлаганны тыңларга кирәк

“Туым җондызы” фестивалендә катнашучы яшьләр белән иң күп эшләүчеләрнең берсе Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова. Ул яшь буынны фольклор нигезендә тәрбияләү яклы.

Лидия Әхмәтовага республика керәшен оешмасының мактау кәзазен тапшырдылар

“Бүген кайберәүләр әбиләр җырлаганны, икенчеләр җырны профессиональ башкарырга кирәк дип әйтә. Дөресен генә әйткәндә, әбиләр җырлаганга күбрәк игътибар итсәк иде. Аннан өлкән буынның җырларын сәхнәгә алып чыгарга кирәк”, ди Әхмәтова.

Узган ел Лидия Әхмәтова белән Геннадий Макаров борынгы җырларны эшкәртеп “Керәшен җырулары” исемле диск чыгарды. Хәзер яңа 20 җырдан торган тагын бер диск әзерләнә икән.

Җиңүчеләр кемнәр?

“Туым җондызы” фестивале җиңүчеләре булып Надежда Борисова, Римма Никитина, Диана Чулакова, Валентина Долгова, Илгиз Шәйхразиев, Игорь Дмитриев, Александр Игнатьев, Әдилә Яруллина, Вадим Захаров табылды.


“Сүрәкә”, “Мирас”, “Сәлам”, “Яшьләр”, “Моңлы чишмә” керәшен фольклор ансамблләренә җиңүче дипломнары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук фестивальне алып баручылар Евгений һәм Светлана Максимовлар “Туым җондызы” бәйгесе дипломнарына лаек булды.

Фестивальдән соң яшьләр өчен этномәдәни дискотека да оештырылды.
XS
SM
MD
LG