Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:33

Һаитида зилзиләдән соң талау һәм көч куллану очраклары арта


Һаитины тар-мар иткән көчле җир тетрәвеннән соң илдә ярдәмнәр аксый. Зилзиләдән исән калганнар ярдәмнәрдән өмет өзә башлагач, башкала Порт-о Принста кибетләрне талап, көч куллана башлады. Бу хакта халыкара ярдәм оешмасы Кызыл хач белдерде.

АКШ армия сүзчесе бераз соңарып булса да, кичә һавадан ярдәм җиткерелүен белдерде. АКШ ярдәм көчләре Һаити башкаласында халыкка боралаклар белән 14500 кешелек аш, 15 мең литр су таратты. Шул ук вакытта БМО генераль секретары Бан Ки-мун, Иминлек шурасын Һаитига өстәмә 3500 хәрби җибәрү планын расларга чакырды.

XS
SM
MD
LG