Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур татарлары Казанга бара


22 гыйнвар көнне Казан милли мәдәни үзәге залында “Оренбур татарлары” китабын тәкъдим итү кичәсе үтәчәк. “Оренбур татарлары” исемле тарихи-энциклопедик очеркның авторы – Оренбур төбәгенең татар авыллары тарихын өйрәнүче Рәшит Искәндәров.

“Оренбур татарлары” китабы рус телендә язылган. Мөхәррире Лерон Хәмидуллин, рәссамы Ринат Хәсәншин. Әлеге фәнни-популяр басма Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәме белән басылды. Тәкъдим итү кичәсен оештыручысы да Бөтендөнья татар конгрессы.

Әлеге кичәдә Оренбур төбәгенең төрле якларыннан килгән милләттәшләребез катнаша. Алар арасында журналистлар, галимнәр, сәнгать хезмәткәрләре бар. “Оренбур татарларының мәдәнияте“ исемле күргәзмәдә Оренбур төбәгенә кагылышлы китаплар, күренекле милләттәшләребезнең, татар авылларының күренешләреннән торган фото рәсемнәре, шулай ук оренбур шәлләре дә тәкъдим ителәчәк.

“Без бу кичәгә Казанда яшәүче якташларыбызны, шулай ук Оренбур төбәге белән кызыксынучы милләттәшләребезне дә күрергә теләр идек”, диде китап авторы Рәшит Искәндәров.

Әлеге китап Рәшит Искәндәровның дүртенче китабы. Моңа кадәр авторның төрле елларда өч китабы дөнья күрде. Алар – “Үрге һәм Түбән Чебенле”, “Сәгыть бистәсе”, “Безнең тамырлар”.

Рәшит Искәндәров
Рәшит Искәндәров - Оренбург төбәге Һәм Сакмар районы татар авыллары тарихын өйрәнүче, Сакмар районының Мактаулы гражданины. Бүгенге көндә Үрге Чебенле авылында яши.

“Бу фәнни-популяр басма Оренбур якларында яшәгән татарларның тарихын, мәдәниятен, көнкүрешен күрсәтә. 72 татар авылының үткәне һәм бүгенге хәле турында сөйли”, ди китап авторы Рәшит Искәндәров.

Оренбур татарларына багышланган кичәдә Казан артистлары белән бергә оренбур һәвәскәрләре дә катнаша. Җырлар арасында төбәкнең районнарына багышланганы да булачак . Мәсәлән, "Әсәкәем" исемле җыр, аны җырчы Мингол Гәлиевта дәресләр алган Виолетта Вәлишина башкара.

Тагы да кичәгә килүчеләрне Пономарёвка районы Дүсмәт авылының “Яшьлек” бию ансамбле белән халык исемен йөрткән “Ләйсән” исемле җыр төркеме дә матур тавышлары һәм җитез биюләре белән куандырыр.

Шулай итеп, борынгы бабалары хәзерге Татарстанның Саба, Арча, Мамадыш районнарыннан булган оренбурлар бу кичәгә барлык милләттәшләрне дә көтеп кала.

"Ләйсән" җыр ансамбле
XS
SM
MD
LG