Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һаитида өметләр өзелмәгән


Һаитида 12 гыйнварда булган зилзиләдән соң хәзергәчә 90нан артык кеше йорт җимерекләре арасыннан исән килеш коткарылды. БМО Һуманитар ярдәм идарәсе сүзчесе Элизабет Бүрс, һуманитар ярдәмнәрнең хәзер Порт-о Принстан читтәге урыннарга юнәлдерелүен әйтте. Башкаладан читтәге җирләрдә коткару чаралары җибәрелмәгән булган.

Идарә, медицина ярдәме, яшәр өчен җайланмалар, эчәргә чиста су табу һәм сәламәтлек хезмәткәрләренең эшләве өчен шартлар тудыру беренче максат булуын әйтте.

Бүрс, Порт-о Принс һәм аның тирәсендә коткару эшләренең дәвам итүен, хәрабәләр арасыннан исән кеше табу өметенең әле сүрелмәвен белдерде.
XS
SM
MD
LG