Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәлил: “Илен саткан дисәләр, син ышанма”


Казанда шагыйрь Муса Җәлилгә яла ягуга карата җинаять эше кузгатылды. Татарстан прокуратурасына мондый мөрәҗәгать белән шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова мөрәҗәгать иткән.

2009 елның җәендә, “Мирас” журналында басылып чыккан “Барбаросс инкыйразы” пьесасы татар җәмәгатьчелегендә шау-шу уятты.
Пьесада Муса Җәлилнең тормышыннан кайбер фактлар искә алына. Төгәлрәк әйткәндә, аның Һитлер турында“Атилла” мәдхиясен язу, шуның өчен фатир, машина, типография белән бүләкләнүе. Язмада Җәлилнең фашистлар фиркасенә керүе, Һитлер янында йөреп “Идел-Урал” штабының вице-президенты булуы турында да язылган.

Шагыйрьнең кызы исә, ул вакытта пьесада язылганнар белән килешмичә һәм бу язуларны атасының исемен пычрату дип санап, республика президенты Миңтимер Шәймиевка хат язган иде. Хәзер прокуратура язма авторлары Әсхәт Сәхапов һәм Эсфир Яһүдинга карата җинаять эше кузгата.

Шау-шу тудырган язма, Татарстан фәннәр академиясенең Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтына тикшерелергә тапшырылды. Институт белгечләре әлеге язманың ялган һәм Муса Җәлилнең исемен пычратучы язма дигән карар чыгарды.

Күчереп язу гаепме?

Муса Җәлил турындагы язма авторларының берсе Әсхәт Сәхапов исә, үз гаебен танымый. Бу мәхкәмә эшләрен ул, үзенә карата билгеле бер кешеләр тарафыннан булган һөҗүм, ди.

“Дүртенче тапкыр Рафаэль Мостафин миңа әләк язды. Кичә генә “Эфир” каналында да безне мыскыллап чыкканнар. Бу канунны катгый рәвештә бозу. Эшне болай гына калдырмыйм, үз хокукларымны Европа мәхкәмәсендә якларга җыенам.

Мин Муса Җәлил турында түгел, ә Гаяз Исхакый турында яздым. Җәлил турында Эсфир Яһудин язды. Әмма ул шагыйрьне хурлап язмады. Автор бары тик Шәйхи Маннурның “Муса” романында язылганнарны гына күчереп яза. Аның каравы Маннурга Советлар берлеге чорында бу романы өчен мәхкәмә эше түгел, ә дәүләт бүләге тапшырылды. Бу язмада гомумән сүз Гаяз Исхакый турында бара. Җәлил турында бер фикер генә бар”, ди Сәхапов.

Аның сүзләренчә, ул хәзер йөрәк авыруы белән хастаханәдә ята. Сәхапов үз хәлен бик авыр дип бәяли.

Уйдырма өчен җавап тотачаклар

Җәлил тормышын җентекләп өйрәнгән язучы Рафаэль Мостафин, исә “Мирас” журналында язылганнар белән килешми һәм боларны ялган дип бәяли.

Рафаэль Мостафин
“Сәхапов белән Яһудин үз язмасында “Муса” романын өзекләр кулланмый. “Барбаросс инкыйразы”нда Муса Җәлил турындагы сүзләр фәкать аларның уйдырмалары гына. Җәлил беркайчан да Һитлер янына кермәгән, ул аңа фатир да, машина да бүләк итмәгән. Авторлар имеш Җәлил Һитлер турында “Атилла” дигән поэма язган ди. Бу шулай ук уйдырма. Мондый мәгълүматлар беркайда да юк. Яһудин язучылар берлеге җыелышында, бу язмадан баш тартты. Аның сүзләренчә, Җәлил турындагы сүзләрне Сәхапов өстәгән. Әмма ике автор да кул куйган икән, димәк бу язма өчен икесе дә җавап бирәчәк”, ди Мостафин.

Прокуратурада әлеге эш белән шөгыльләнүче хезмәткәр Артем Кривоносов, әлегә эшнең эчке эшләр министрлыгында тикшерү узуын әйтә. Аның сүзләренчә, “Мирас” авторлары җинаять кодексының 129нчы мәддәсе нигезендә гаепләнә. Аларның гаебе исбатланса Сәхапов та, Яһудин да бары тик штрафка яисә ярты ел кулга алыну җәзасына гына тартылачак. Чөнки биредә гаепләнүчене ирегеннән мәхрүм итү каралмаган.
XS
SM
MD
LG