Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:34

Ачык микрофон: “Туган көне уңаеннан Миңтимер Шәймиевка теләкләрегез, тәкъдимнәрегез нинди?”


- Миңтимер Шәймиев тагын бер мөддәткә калса, начар булмас дип уйлыйм. Чөнки ул җитәкчелек иткәндә начар яшәмәдек.

- Аңа лаеклы ялга чыгарга вакыт, өлкән кеше ял итәргә тиеш. Юлны яшьләргә, акыллы кешеләргә бирергә кирәк, ә үзе киңәшче, ярдәмче булсын. Шул вакытта Татарстанның эшләре тагын да яхшырак барачак.

- Үзенә сәламәтлек, гаиләсенә тынычлык телим. Киләчәктә дә дәүләтне зур уңышларга ирештерүен телим.

- Татарстанны иң югары тауга алып менгән өчен Миңтимер Шәймиевка рәхмәт әйтәсе килә.

- Аның өлкән яшьтә булуы, аңа дәрәҗә генә өсти. Чөнки аның бик зур тәҗрибәсе бар. Русиянең халыкара кризистан чыга алуында да, Миңтимер Шәймиевнең өлеше зур.

- Без аның белән горурланабыз, аны яратабыз. Ул 2013 елда Универсиада үткәрергә мөмкинчелек алу белән Казан шәһәрен, Татарстанны бөтен дөньяга танытканы өчен аңа рәхмәт әйтәсе килә.

- Мин аны туган көне белән котлыйм, аны бик яратам. Ул бик әйбәт бабай һәм бик әйбәт президент.

- Ул бик тирән акыллы сәясәтче, кешелекле. Республика белән ул озак еллар әле җитәкчелек итсен иде.

- Без Чуашстанның, Чабаксар шәһәреннән килдек. Сезнең республика бик зур уңышларга иреште. Сездә спорт беренче урында: хоккей, футбол, баскетбол. Футбол карарга хәтта чит илләрдән дә килделәр.

- Киләчәк планнарны тормышка ашырырга язсын. Ул президентлыкка үтсен. Аңа нык сәламәтлек, исәнлек-саулык, уңышлар телим.

- Халык өчен күп эшли. Республикабызның үсешенә зур тырышлык куя.

- Миңтимер Шәймиевне без күптән беләбез. Ул бик көчле сәясәтче. Татарстанны күтәрде, мәчетләребезне төзетте. Кол Шәриф мәчете эшләп килүендә дә аның өлеше зур. Чит илләрдә дә аның абруе зур. Һилари Клинтон Русиягә килгәндә, татар халкын ихтирам итеп, иң беренче Татарстанга, Казанга Миңтимер Шәймиев янына килде. Аның тагын да президент булып калуын телибез.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG