Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һаитида курку, көч куллану һәм талаулар арта


Һаитида зур фаҗига катлаулана бара. Ярдәмнәр тиешле урыннарга барып җитми. Ярдәмнән өметен өзгән ач һәм ачулы халык талый башлады, көч куллану очраклары арта.

Һаитины тар-мар иткән җир тетрәвеннән соң фаҗига дәвам итә. Илдә биналар, юллар җимерелү сәбәпле, ярдәм итүчеләр барып җитә алмый. Илдә җитешсезлек, чарасызлык арта.

Ашамлык һәм су табуы бик кыен. Шулай да җитешсезлекләргә карамастан, халыкара ярдәм оешмалары ярдәм итүләрен дәвам иттерә.

Порт-о Принста халык кибетләрне талый башлады. Шул сәбәпле БМО илгә тынычлык көчләрен җибәрүне күз алдында тота.

БМО өстәмә көч җибәрергә әзерләнә

БМО генераль секретаре Бан Ки-мун, Иминлек шурасына Һаитига өстәмә 3500 хәрби җибәрү планын тапшырып, моны расларга чакырды. БМО рәсмиләре әлегә хәрби көчләргә илдә бик ихтыяҗ булуын әйтте.

Мәгьлүм булганча, һуманитар ярдәм машиналарын саклау, ярдәмнәрне тарату һәм кирәк очракта ил иминлеген сакларга Һаити полициясенең көче җитми.

Европа Берлегеннән Һаитига ярдәм

Һаитига халыкара ярдәм килү дәвам итә. Европа Берлеге Һаитига 420 миллион евро ярдәм җибәрергә килеште.

Әгъза илләр беренче буларак 90 миллион евро ашыгыч һуманитар ярдәм җибәрергә әзерләнә. Берлек шурасы да моңа өстәп, 30 миллион доллар җибәрәчәк. Һаитины яңадан төзекләндерү эшенә исә 300 миллион евро бүленеп бирелер дип исәпләнә.

Берлекнең Брюссельдәге җыенында әгъза илләрнең тышкы эшләр министрлары һәм башка вәкилләр ярдәм күләменнән кала, ярдәмне ни рәвешле тарату кирәклеге өстендә дә фикер алышты.

"Kоткару өмете дәвам итә"

Һаитида 12 гыйнварда булган зилзиләдән соң хәзергәчә 90нан артык кеше йорт җимерекләре арасыннан исән килеш коткарылды.

БМО Һуманитар ярдәм идарәсе сүзчесе Элизабет Бүрс, һуманитар ярдәмнәрнең хәзер Порт-о Принстан читтәге урыннарга юнәлдерелүен әйтте. Башкаладан читтәге җирләрдә коткару чаралары җибәрелмәгән булган.

Идарә, медицина ярдәме, яшәр өчен җайланмалар, эчәргә чиста су табу һәм сәламәтлек хезмәткәрләренең эшләве өчен шартлар тудыру беренче максат булуын әйтте.

Бүрс, Порт-о Принс һәм аның тирәсендә коткару эшләренең дәвам итүен, хәрабәләр арасыннан исән кеше табу өметенең әле сүрелмәвен белдерде.
XS
SM
MD
LG