Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:50

Байкал күле ярындагы кәгазь заводы яңадан эшли башлый


Тирә мохитне саклау оешмаларының каршы торуына карамастан, Русия премьер-министры Владимир Путин Байкал күле ярындагы кәгазь заводының яңадан эшләвенә рөхсәт иткән килешүгә кул куйды.

Советлар вакытыннан калган әлеге корылма, 2008 елда тирә мохитне саклаучы активистларның берничә ел дәвам иткән каршылык чараларыннан соң туктатылган иде. Алар сүзләренә караганда, бу корылма Себердәге дөньяның иң зур тәмле су күле Байкалны пычрата.

Владимир Путин карар турында ясаган белдерүендә, галимнәр белән бу хакта сөйләшүен һәм нәтиҗәдә корылманың күлгә зыяны булмавы турында фикергә килүен әйтте.

Элек 17 мең халкы булган Байкалск шәһәрендә 2 мең кеше бу заводта эшләгән.

XS
SM
MD
LG