Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә сигезенче федераль бүлге төзелде


Русия президенты Дмитрий Медведев карары белән Русиядә сигезенче федераль бүлге төзелде. Ул Төньяк Кавказ бүлгесе дип аталачак.

Президентның бу бүлгедә вәкиле итеп моңа кадәр Красноярски краенда губернатор булып эшләгән Александр Хлопонин билгеләнде. Берүк вакыта ул вице-премьер вазифасын да башкарачак.

Яңа бүлгегә моңарчы Көньяк бүлгегә кергән Дагыстан, Ингушетия, Кабарда-Балкар, Карачай-Черкес, Төньяк Осетия, Чечня һәм Ставрополь крае керәчәк.

Төньяк Кавказ бүлгесенең үзәге Пятигорски шәһәрендә урнашачак.
XS
SM
MD
LG