Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәләстин башлыгы Мәхмүт Аббас Казанга киләчәк


Киләсе атна башында Русиягә сәфәре кысаларында Фәләстин башлыгы Мәхмүт Аббас Казанга да килергә мөмкин. Info-islam.ru хәбәр итүенчә, 25 гыйнвар көнне Аббас Сочида Русия президенты Дмитрий Медведев белән очрашачак. Ә аннары Мәскәү һәм Казанга барачак.

Мәскәүдә Фәләстин президенты Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашачак. Шулай ук аның премьер-министр Владимир Путин белән дә сөйләшүе мөмкин.

Аббас Фәләстин-Израил низагын чишү өлкәсендә Мәскәүдән яклау тапмакчы. Мәскәүдәге Фәләстин илчесе Фәед Мостафа “Коммерсант”ка белдерүенчә, фәләстинлеләр дөнья җәмәгатьчелеге Израилне БМО карарын үтәргә күндерер дип исәпли.
XS
SM
MD
LG