Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәһран хакимияте БМО тәкъдимен кире какты


Тәһран хакимияте Иранның атом програмына бәйле БМО тәкъдимен кире кагуын Халыкара атом энергиясе агентлыгына рәсми рәвештә белдерде. БМО Иранның атом коралы җитештерүе турындагы шикне бетерү өчен, уранны илдә баетасы урынга аны читтән тәэмин итүне тәкъдим иткән иде.

Әлеге тәкъдим былтыр октябрь аенда БМОның биш даими вәкиле һәм Алманиянең Иран Халыкара атом энергиясе идарәсе очрашуы вакытында яңгыpады.
XS
SM
MD
LG