Accessibility links

Кайнар хәбәр

УФАС Казансу каласын какшата


Казан үзәгендәге “Миллениум Зилант Сити” шәһәрчеген гамәлдән чыгармакчы булалар. Федераль антимонополия хезмәте идарәсенең Татарстан бүлеге Казан шәһәре башкарма комитетының әлеге шәһәрчек хисабына мал-мөлкәт күчерүен канунсыз дип тапты.

Антимонополия хезмәте карары нигезендә, 2010 елның 1 апреленә кадәр мөлкәт кире шәһәр хисабына кайтарылырга тиеш.

Күбесенчә шәһәр хисабына төзелгән “Миллениум Зилант Сити” җитәкчелек тарафыннан киләчәккә зур өметләр баглый торган проект дип бәяләнде. Чөнки бу ширкәткә Казансуның уң ярында төзелешләр алып бару, “Казан өченче башкала” брендына хуҗа булу хокукын да бирделәр. Икътисад белгечләре еш кына “Миллениум Зилант Сити”ны республика һәм шәһәрнең иң югары җитәкчеләре исемнәре белән бәйләп карый.

Бу мәсьәләдә бердән-бер ризасызлык белдерүче кече һәм урта эшмәкәрләр. Чөнки шәһәрчекнең муниципаль берәмлек хисабына төзелүен, алар көндәшлеккә караган канунны бозу, ди. Антимонополия хезмәте дә шундый фикердә тора. Шуңа да канун бозылмасын өчен алар, “Миллениум Зилант Сити”ның шәһәр хисабына төзелүен канунсыз дип тапкан.

“Коммерсантъ” басмасындагы мәгълүматларга караганда, башта шәһәр хакимияте яңа төзелгән ширкәткә 4,5 миллиард сум бәяләнгән 90 мең квадрат метр сәүдә мәйданын тапшырган. Соңрак аның хисабына “Казан Ярминкәсе” дә күчерелгән.

Кече һәм урта эшмәкәрләрнең профсоюзлары рәисе Сергей Ромадановский сүзләренчә, бүген эшмәкәрләр 500гә якын бинаны сатып алырга теләп, анда төзекләндерү эшләре алып бара. Әмма бу биналар “Миллениум Зилант Сити”га тапшырылгач, әлеге биналарга аренда бәяләре өчләтә арткан. Шуңа күрә бу сәүдә мәйданнарының күпчелеге буш тора, кайбер өлешен эшмәкәрләр кыйбатка арендага ала. Шуңа да эшмәкәрләр фикеренчә, сәүдә мәйданнарының яңа хуҗалары аренда бәясен күтәреп аларга карата басым ясаган.

“Миллениум Зилант Сити”ны тикшергәндә бу күренешләр дә исәпкә алынган.

Казан хакимияте антимонополия хезмәте чыгарган карар белән риза булмыйча, шикаять белдерерме, әлегә билгеле түгел.

Татарстан эшмәкәрләре исә, бу хәлләрне үзләренең зур җиңүе буларак бәяли. Ромадановский сүзләренчә, “Миллениум Зилант Сити” белән каршылыклар башлангач ук, алар ризасызлык белдереп, хәтта арбитраж мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән. Әмма аларны беркем тыңламаган. “Ниһаять антимонополия хезмәте эшмәкәрләр ягына басты”, ди ул.
XS
SM
MD
LG