Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:51

Татарстан милиционерлары республика җитәкчелеге каршында 2009 елга йомгак ясады. Хокук сакчыларының уңай саннарын Татарстан прокуроры шик астына куйды.

Министр татарча да сөйли ала икән, ә бит башкача әйткәннәр иде...

Милиционерлар җыелышында Татарстанның эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров “Азатлык”ның татарча сөйләсәгез иде дигән тәкъдименә, республикадагы ике теллелек канунын истә тотып, авырлык белән булса да татарча җавап бирде.

“Мактанырлык уңышларыбыз җитәрлек. Узган елга нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә, башка еллар белән чагыштырганда җинаятьләр саны нык кимеде. Бигрәк тә кеше үтерү, урлау-талау очраклары азайды. Милиционерларның халык белән бердәм эшләве нәтиҗәсендә оператив хәл тотрыклы булып кала бирә, шуның өчен дә быел без халык белән эшләү елы дип атадык”, диде Сәфәров.

Тик Татарстан милиционерларының 2009 елга йомгак ясау материаллары, төп чыгышлар гадәттәгечә рус телендә барды. Татар журналистлары бу күренешкә ияләнгәннәр күрәсең, берсе дә активлык күрсәтмәде.

Прокурор һәм министр, кемгә ышанырга?

Журналистлар белән очрашу вакытында республиканың эчке эшләр министры үзен иркен тотарга, сорауларны җавапсыз калдырмаска тырышты. Ләкин аңа кыен, кискен сорау бирүчеләр булмады. Һәрхәлдә каләм ияләре белән очрашканчы, Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм республика прокуроры Кафил Әмиров катнашында узган җыелышта милиционерлар башлыкларына бераз гына сүз куертып алырга туры килде. Аларның еллык йомгакларын тыңлаганнан соң, Татарстан прокуроры сораулар яудыра башлады, ул хокук сакчыларының премьердан ярдәм сорауларын ишеткәч сүзгә кушылды. Эчке эшләр министрлыгы вәкиленең участок милиционерларына компьютер, машина җитми дип әйтүе булды, Татарстан прокуроры аңа:

“Проблемалар моның белән генә хәл ителми. Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, халыкның 56 проценты үзләренең участок милиционеры кем булуын белми. Күрәсең, хезмәткәрләр үз биналарыннан чыкмый да. Ә инде машина бирсәң, алар кешеләр янына туктап та тормыйча, сәлам биреп кенә узып китәчәк”, диде Кафил Әмиров. Әсгать Сәфәров аны тынычландырырга тырышты:

“Канун бозмаган кешегә үз хезмәткәрен белмәсә дә буладыр бәлки”, диде республиканың эчке эшләр министры.

“Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрен белмәсә дә була, ә менә участок милиционерын белергә тиеш”, диде аңа җавап итеп Әмиров.

Хөкүмәт башлыгы ни дияр?!


Без җыелыш беткәннән соң Татарстан прокурорының әйтелгән сүзләренә карата республиканың хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнехановның да фикерен белергә булдык.

“Ул прокурор, үз эшен алып барырга тиеш. Кафил Әмиров эчке эшләр министрлыгына яхшы бәя дә бирде. Аның әйтелгәннәреннән шундый нәтиҗә чыгара алам, 2010 елда милиционерларга күп эшләргә туры киләчәк”, ди Миңнеханов.

Министр әйткәннәрне дәвам итеп

Инде янәдән узган ел йомгаклары буенча эчке эшләр министры Сәфәровның журналистларга җиткергән мәгълүматларына кире кайтыйк.
"Вәзгыятьне үзгәртү өчен үзебезгә дә үзгәрергә туры киләчәк. Рәшәткә аша гына аралашулар бетәчәк", ди министр. Ул милициягә килгән һәр кеше үз сорауларына җавап табарга тиешлегенә басым ясарга тырышты. Боларга өстәп ул милициянең Татарстанда үсмерләрдән торган 900ләп криминаль төркемне күзәтү астында тотуын да әйтте.

Журналистларның, “90 нчы еллардагы куркыныч заманнар кире кайтмасмы?” дигән соравына Сәфәров: “Мондый вәзгыять кабатланмаячак. Андый хәл килеп чыга икән, отставкага китәргә тиеш булачакмын”, ди.

Эчке эшләр министрлыгында реформалар булачак дигән сүзләргә, милициядәгеләр үзгәрешләрдән соң нәрсә буласын үзләре дә белеп бетерми.

“Әмма артык куркырга кирәкми”, дип әйтте министр Әсгать Сәфәров. Быелның 1 гыйнварыннан милициягә яңа хезмәткәрләр алынмаячак, ди. Ә пенсиягә чыгучылар һәм үзләре китүчеләр хисабына аларның саны болай да 20 процентка кимиячәк икән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG