Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:54

Русия президенты Дмитрий Медведев яңа сигезенче федераль бүлге булдырды һәм анда җитәкче итеп Себердән танылган сәясәтче Александр Хлопонинны билгеләде. Ник нәкъ Хлопонин? Күпчелектә мөселманнар тәшкил иткән Төньяк Кавказдагы проблемнар хәл ителерме?

Төньяк Кавказ бүлгесенә күпчелектә мөселманнар яшәгән 7 төбәк - Дагыстан, Ингушетия, Кабарда-Балкар, Карачай-Чиркәс, Төньяк Осетия, Чечня һәм Ставрополь крае керә. Үзәге булып Пятигорски шәһәре торачак.

Русия президенты Дмитрий Медведев ике ай элек Федерация Шурасы алдында чыгыш ясаганда, Төньяк Кавказдагы проблемнар беренче чиратта эшсезлек, коррупциянең чәчәк атуы белән бәйле булуын әйткән иде.

Медведев ул чакта кирәк булганда, әлеге төбәктә Кремль исеменнән эш йөртә торган кешене билгеләүне тәкъдим итте. Әмма күпләр ничек әлеге яңа җитәкче Көньяк федераль бүлгедәге президент вәкиле, элекке прокурор Владимир Устинов белән эшләрне алып барыр икән дип кызыксынды.

Таныш булмаган Хлопонин

Президент, күрәсең, проблемалы төбәкләр генә булмасын дип Хлопонинга Ставрополь краен да өстәп бирде. Бу Төньяк Кавказдагы ике бай төбәкнең берсе.

Медведев бүлгедәге яңа вәкиленнән нәрсә өмет итүен турыдан-туры бәян итмәде. Әмма Хлопонинның премьер-министр урынбасары вазыйфаларын да башкаручы буларак, күбрәк икътисади мәсьәләләргә игътибар итәргә тиешлеген әйтте. Шул ук вакытта Хлопонин хокук саклау, куркынычсызлык мәсьәләсендә нәкъ президент алдында хисап тотачак.

Кайберәүләр президентның нәкъ Хлопонинны сайлавына гаҗәпсенү белдерде. Күпләр бу урынга я Чечня президенты Рамзан Кадыйров, яисә элекке саклану министры Сергей Иванов куелыр дип фаразлаган иде.

Сәясәт белгече Заинди Чаутаев фикеренчә, Медведев анда җирле җитәкчеләр белән бәйлелеге булмаган кешене куйган.

Хлопонин Төньяк Кавказда бөтенләй таныш кеше булмаса да. “Панорама” үзәге җитәкчесе Владимир Прибыловский әйтүенчә, ул губернатор буларак үзе турында шактый уңай фикер тудырырга өлгергән. Ул башта Таймыр автоном округы җитәкчесе була, ә 2005 елдан Красноярски губернаторы итеп куела.

“Барлык губернаторлардан, мөгаен, дистәсе генә идарә итү һәм икътисади мәсьәләләрне хәл итүгә сәләтле, шул ук вакытта коррупция гаугалары белән бәйле түгелдер”, диде Прибыловский.

Аның сүзләренчә, Хлопонин нәкъ шундыйларның берсе.

Гомумән, Хлопонинга 45 яшь. Белеме – халыкара икътисадчы. Банк бизнесы белән шөгыльләнгән. 1996-2001 елларны “Норильски никеле” оешмасын җитәкли. Аннары губернатор була.

Петербур сәясәте фонды җитәкчесе Михаил Виноградов фикеренчә, Хлопонинны билгеләү күпләр өчен көтелмәгән хәл булган.

“Тышкы яктан караганда моңа берничә файдалы нигез бар. Беренчесе – ни дисәң дә, Хлопонинда бизнес фикерләү бар һәм ул Төньяк Кавказда бүгенге коррупциягә этәргән икътисадтан аермалы буларак, чын икътисад булдырырга тырышачак. Икенчедән, федераль акчалар максатчан кулланмаганга, тәртип урнаштыру ихтыяҗы мөһим. Минемчә, әлеге дәлилләр бүген төп нигез булып тора”, ди ул.

Виноградов сүзләренчә, президентның федераль бүлгеләре алай ук уңышлы булмады. Һәм аның вәкилләре дәрәҗә ягыннан әллә ни абруйлы саналмый.

“Төньяк Кавказдагы кайбер төбәкләрдә, мөгаен, эш президент белән төбәк җитәкчесе арасында турыдан-туры алып барылыр. Бу Чечня һәм Ингуш республикалары. Әлбәттә, Хлопонин финанс керемнәр, икътисад мәсьәләләрен тикшерәчәк. Ләкин аның бөтен җиргә тыкшына торган кеше булуы шикле. Чөнки, аңлашыла, җитди рәвештә анда барысын да үз кул астына алырга тырышса, ул җирле җитәкчеләр тарафыннан аяк чалуга юлыгачак”, ди Виноградов.

Төбәк башлыклары ачылып китми

Чәршәмбе көнне Кремль идарәсе башлыгы Сергей Нарышкин Төньяк Кавказ федераль бүлгесенә кергән төбәк җитәкчеләренә Хлопонинны тәкъдим итте.

Кремль идарәсе башлыгы сүзләренчә, яңа урынга билгеләнүе Хлопонинга күптән түгел – “берничә көн элек” әйтелгән.

Төньяк Кавказ республика җитәкчеләре бүлге барлыкка килүе һәм анда җитәкче итеп Хлопонинның билгеләнүенә карата үз фикерләрен ачыктан-ачык белдерергә ашыкмый.

Чечня президенты Рамзан Кадыйров моңа әллә ни зур кызыксыну күрсәтмәде төсле. Ул Грозныйда журналистларга: “Әгәр Медведев Хлопонинга бу вазыйфаны ышанып тапшырган икән, димәк ул моны хәл итә ала торган кеше”, диде.

Карачай-Чәркәс республикасы президенты Борис Эбзеев Төньяк Кавказ бүлгесе төзелүе бик вакытлы дип билгеләп узды. Ул Русия төбәкләрендәге икътисади һәм социаль проблемаларны яхшы белгән кеше буларак Хлопонин Төньяк Кавказдагы хәлләрне яхшы якка үзгәртә алыр дип өметләнүен әйтте.

XS
SM
MD
LG