Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:18

Фәләстин башлыгы Казанга килә


Русиягә сәфәре кысаларында, Фәләстин башлыгы Мәхмүт Аббас Казанга 27 гыйнварда киләчәк.

28 гыйнварда ул Русия ислам университеты укытучылары һәм студентлары алдында чыгыш ясаячак. Аннары Казан Кирмәнендә Кол Шәриф һәм Благовещение чиркәвендә булачак.

Төштән соң Аббасны Казан дәүләт университетында көтәләр. Ул тарих музеенда булачак һәм Казан югары уку йортларында белем алучы фәләстин студентлары белән очрашачак.

XS
SM
MD
LG