Accessibility links

Кытай кабат икътисади үсештә


Кытайда соңгы айлардагы икътисади алгарыш Кытай хөкүмәте көткән нәтиҗәләрдән дә югары. Кытай икътисады 2009 елда 8.7 %ка үскән.

Глобаль икътисади кризис Кытай икътисадына йогынты ясады, ләкин башка илләр белән чагыштырганда Кытай бу кризистан азрак зыян күрде. Кытай хөкүмәтнең икътисадны җанландыру карары ярдәмендә кыска вакыт эчендә кризис тәэсиреннән котыла алган иде.

Япония икътисады артка бара

Кытай икътисади яктан үскәндә, Япония икътисадының начараюы көзәтелә.

Кытайның үсеш хисабы турында сөйләгән Кытайның статистика идарәсе вәкиле Ма Җиянтаң: "БМО критериясен күз алдында тотканда, Кытайда әле 150 миллион кеше хәерче буларак яши. Бу Кытайдагы чынбарлык", дип әйтте ул.
XS
SM
MD
LG