Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:54

Мәскәү яны татарлары матур яши, ләкин татарча укымый


Айдар Хәлим Чаллыга бүләкләр белән кайтты

Айдар Хәлим Чаллыга бүләкләр белән кайтты

Мәскәү өлкәсенең Пушкин һәм Щелков шәһәрләрендә сәфәрдә булган язучы Айдар Хәлим шундый фикергә килгән. Ул шулай ук шушы төбәктә хезмәт итүче татар һәм башкорт солдатлары белән ачыктан-ачык сөйләшү мөмкинлеге булмавына да үкенү хисләре белдерә.

Танылган язучы Айдар Хәлим Мәскәү өлкәсе татарларының милли-мәдәни мохтарияте чакыруы буенча, “Өч аяклы ат” киносын күрсәтү уңаеннан шушы якларда була.Үзе әйтүенчә, Мәскәү өлкәсе татарлары аны зурлап каршы ала. Бу як шәһәрләрдәге мөселман һәм татар җәмәгатьчелеге белән очрашулар язучыда уңай тәэсирләр белән бергә уйланулар да тудырган.

“200 меңләп кеше яшәгән Пушкин каласында татарлар да байтак яши. Беренче очрашу 300гә якын халык катнашында үзәк мәдәният сараенда узды. Бирегә шушы тирәдәге хәрби берләшмәләрдә хезмәт итүче 50-60 солдат та җыелган иде. Алар да “Өч аяклы ат” фильмын карады. Шунысы үкенечле, соңыннан солдатлар белән аерым очрашып, сөйләшеп булмады. Кемнәр, кайлардан, тормышларын белү кызык булы иде. Алар мине аерым бүлмәдә 1 сәгатькә якын көтеп торганнар. Ә мине башка җиргә алып киттеләр”, дип уфтана язучы Айдар Хәлим.

Айдар әфәнде әйтүенчә, Пушкин һәм Щелков шәһәрләрендә яшәүче татарларның Татарстан белән мәдәни элемтәләре йомшарган. Татарча радио тыңлый алмыйлар, милли матбугат алдырмыйлар. Ул очрашулар барышында мәдәни яктан, татар мәктәпләре хәле, милләт киләчәге хакында фикерләр әйткән.Татарча газет-журналларга язылып, элемтә булдырырга тәкъдим иткән.

Пушкин, Щелков, Королёв калаларының хакимият вәкилләре, татар җәмәгатьчелеге Чаллы кунагына дивар сәгате, зур мәгънәле китаплар бүләк иткән. Шулар арасында танылган сәнгатькәр Мансур Саттаров альбомы аерым игътибарга лаек. М. Саттаров Жак Ширак, Путин, Медведев кебек күренекле кешеләрнең генә сурәтләрен иҗат итә икән. Саттаровның әсәрен Айдар әфәндегә Щелков шәһәреннән Ринат хәзрәт бүләк итә.

“Ринат әфәнде үзе дә сирәк кешеләрнең берсе. Ул 20 ел буена авыр транспорт очкычында 4500 сәгать оча. Шушы полковник Щелковта төпләнеп,мәчет салдыра. Монда татар, гарәп телләре укытыла. Биредә 50-60 ир-ат, алар артында 30-40 хатын-кыз өйлә намазы укыдык”, ди Айдар Хәлим.

Сәфәрдә Мөхәммәт Миначев, Мәскәү татарлары мохтарияте җитәкчеләренең берсе Хәмдия ханым, Щелков мөселман, татар оешмасы вәкиле Әлфия ханым, аның ире Фирдүс катнашкан.

“Әлеге гаилә моннан берничә ел элек Буа якларыннан килеп, Ярославль юлы буенда йорт җиткерә. Мондый татарлар шактый һәм ул биредәге татарларның тырышлыгын күрсәтә”, диде “Азатлык”ка Айдар Хәлим.

“Мәскәү янында яшәүче татарлар Чаллыдагы милли хәрәкәт җитәкчеләре Фәүзия Бәйрәмова, Рәфис Кашапов, журналист Дамир Шәйхетдингә карата булган эзәрлекләү хакында хәбәрдармы? “Татар матбугатын укымаган, бу вәзгыять хакында күпләр белми. Ләкин шәхси сөйләшүләр барышында әлеге күренеш белән кызыксыну барлыгы беленде”, диде язучы.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG