Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:44

“Сандугач” иҗат төркеме милләттәшләребез өчен берничә тамаша оештырды. Инде күптән республика мәдәният йортлары сәхнәләрендә бу төркем аерым концертлар белән күренмәде. Алар башка коллективлар белән зур тамашаларда гына чыгышлар ясады.

“Сандугач” иҗат төркеменең җитәкчесе Ләйсән Гыйльметдинова шундый концертларның күптәнге хыял булуын һәм, ниһаять, аны тормышка ашыра алуларыннан бик шат.

“Без Удмуртиянең Кизнер поселыгында булып кайттык. Ижауда “Спартак” халык иҗат йортында, тимерюлчылар мәдәният йортында чыгышлар ясадык. Дөрес, күп кыенлыклар булды, әмма аларны җиңеп чыктык. Бүген без бергә, шуңа да без бик шат”, диде Ләйсән Гыйльметдинова.

Ләйсән Гыйльметдинова иҗат төркеме әгъзалары белән дә таныштырып үтте. Төп башкаручылары – Гүзәл Гәрәева. Гүзәл көчле, саф тавышлы, аның җырлавын тамашачы бик җылы кабул итә. Икенче җырчылары – Илназ Фазлыев. Илназ Татарстанның Әгерҗе төбәгеннән, Казанда төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган егет.

“Олы сәхнәдә чыгыш ясау бераз дулкынландырды. Әмма шушындый тамашалар ешрак булсын иде”, диде Илназ Фазлыев.

Көчле музыкантлар Камил һәм Ринат Ашраповлар. Ринат, кирәк икән, матур итеп баянда да уйный, саксафонда татар көйләрен башкара. Әлеге концертта да Ринат үткән гасырның 60-70 елларында халык яратып җырлаган көйләрдән тезмә башкарды. Ринатның уйнавын тамашачы көчле алкышларга күмде.
Гүзәл Гәрәева


Тамашада татар-башкорт җырларын моңлы башкаручы, халкыбыз яратып, аның җырлавын көтеп алган Таңсылу Бәйрәмгулова да кунак буларак катнашты. Таңсылу халыкка җирле авторларыбыз – композитор Әлфия Шигапованың бер яңа җырын һәм шагыйрә Гөлфия Исхакова сүзләренә язылган тагын бер җырны тәкъдим итте.

Таңсылу Бәйрәмгуловага “Сандугач” иҗат төркеме белән эшләве ошаган, ул аларның җитезлеген, осталыгын билгеләп үтте. Яшьләрнең концерт оештырудагы кайбер алымнарын үзенә үрнәк итеп алырга ниятли.

Сандугач төркеме күп еллар “Вертикаль” бию студиясе белән хезмәттәшлек итә. Сәнгать җитәкчесе Наталия Әхкәмиева. “Вертикаль” студиясе биючеләре да тамашаның матур бизәлеше булды.

Наталия Әхкәмиева залдагы тамашачының бик күп булмавын билгеләп, киләчәктә милләттәшләребез читтән килгән артистларгы гына түгел, җирле башкаручыларны да үз итәргә, аларга теләктәшлек белдерергә кирәк диде.

Ринат Ашрапов
Әлеге тамашага “Сандугач” иҗат төркеменең җитәкчесе Ләйсән Гыйльметдинова үзенең музыка укытучысы Баязит Ахуновны чакырган. Ул Ижауга Татарстанның Әгерҗе төбәгеннән килгән. Үзе дә авылда “Көмеш телле гармун” ансамбле җитәкчесе икән. Ансамбль Татарстанда бәйгедә катнашып, беренче урынны яулаган, аларга халык ансамбле исеме бирелгән.

“Сандугач” төркеме белән беренче генә чыгышлары, әмма элек тә Ижауда сабантуйларда чыгышлар ясаганнары булган. Чакырсалар, тагын килергә ниятләре юк түгел. “Бергәләп эшләү күңелле”, дип раслады сүзен Баязит Ахунов. Ә менә укучым булган, кечкенә генә Ләйсәнне шулай олы сәхнәдә күрермен дип бер дә уйламаган идем. Элек без бергәләп концертлар оештыра идек, Ләйсән бик җитез иде”, диде Баязит Ахунов.

Концертны кызыклы итеп Ләйсән Гыйльметдинова алып барды. Тамаша бик күңелле узды. Әмма, әллә салкыннардан куркып, әллә реклама җитмәгәнме, залда кеше күп түгел иде. Профессиональ дәрәҗәдә әзерләнгән тамашаны, җирле артистларыбызны халык якын итсә иде. Тиздән “Шатлык” ансамбле үзенең 20 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә. Аларның концертына тамашачы җыелырмы? Бу сорау әлегә ачык кала.

XS
SM
MD
LG