Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 01:04

Һаитида 75 мең кеше җирләнде


Һаити хөкүмәте 9 көн элек илне тар-мар иткән җир тетрәвендә һәлак булган 75 мең кеше мәетен җирләнүен белдерде. Үлгәннәр башкала Порт-о Принснең төньягында бер калкулыкта дәү казу машиналары ярдәмендә казылган зур чокырга күмелде. Җирләгәндә кешеләрне исемнзренә күрә аерылмадылар. Аларга дини яисә рәсми мөрәсим дә оештырылмады.

Мәгълүм булганча, җылы климат хөкем сөргән илдә мәетләр күмелмәү сәбәпле, шәһәргә сасы ис таралуы хәбәр ителде. Шул ук вакытта өйләре җимерелү сәбәпле, урамда калган меңләгән кешенең кайберләренә әле дә ярдәмнәр килеп җитмәгән.

Ун меңләгән һаитили ачык аланлыкта торгызылган чатырларда урнаштырылды. Соңгы көннәрдә алар су белән тәэмин ителсә дә, азык-төлек җитми.

Халыкара ашамлык программы халыкка туклыклы коры ашамлык әйберләр таратылуын белдерә.

Шул ук вакытта АКШ афәттән зыян күргән халыкка ярдәм максатында Һаитига өстәмә 4 мең хәрби җибәрә. Шулай итеп, илдәге АКШ хәрбиләренең саны 16 меңгә җитте.

XS
SM
MD
LG