Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ ракеталары Русия янында урнаштырылачак


Ракеталар урнаштырылачак Моронг шәһәре
Ракеталар урнаштырылачак Моронг шәһәре

Польша “Патриот” американ ракеталарын урнаштыру урынын бәян итте. Ул Русиянең Калининград шәһәреннән ерак булмячак. Моны Мәскәү ничек кабул итәр? Әлеге хәл Кушма Штатлар белән Русиянең стратегик һөҗүм кораллары турындагы яңа килешүен имзалауга аяк чалмасмы?

Польша саклану министры Богдан Клих Американың “Патриот” ракеталары илнең төньягындарак – Русиянең Калиниград өлкәсеннән 60 чакрымда куелачагын белдерде.

20 гыйнвар көнне Польшаның РАР мәгълүмат агентлыгы Клих сүзләренә таянып, “Патриот” ракеталары инде март азагы, апрель башында ук киләчәген хәбәр итте.

Калининград шәһәре НАТОның ике иле – Польша һәм Латвия янында урнашкан. Бу ракетаны урнаштыру Мәскәүнең ачуын кабартыр гына төсле.

Польша хәбәреннән соң, Русия саклану министрлыгына сылтап “Интерфакс” агентлыгы Мәскәү җавап буларак Балтыйк диңгезе флоты көчен арттырачак дип язып чыкты.

Сәяси мәгънәгә нигезләнмәгән

Богдан Клих
Клих сүзләренчә, американ ракеталарын урнаштыру өчен Калининградка якын булган Моронг шәһәрен сайлау бернинди сәяси һәм стратегик мәгънәне истә тотмый. Бу бары ракеталарны һәм американ хәрбиләрен урнаштыру өчен уңайлы урын булуга гына бәйле.

Элегрәк ракеталарның Варшава тирәсендә куелырга мөмкинлеге әйтелгән иде.



Яңа килешү

2009 елның декабрендә американ һәм поляк түрәләре Польшада “Патриот” ракеталарын урнаштыруны истә тоткан килешүне имзалады.

Әлеге килешүдә Польша җирендә ракета ныгытмасын булдыру һәм американ хәрбиләрен урнаштыру турында сүз бара.

Сентябрь аенда АКШ президенты Барак Обама элекке илбашы Дҗордҗ Бушның Чехия белән Польшада башка бер ракета калканы урнаштыру планыннан баш тартты.

Обаманың Европада ракета калканын урнаштыру планын үзгәртү карарын Көнчыгыш Европа илләре Мәскәү алдында чигенү дип бәяләде. Бу Варшауның канәгатьсезлеген арттырды. Чөнки Польша хөкүмәтләре әлеге калканны Мәскәүнең ихтимал басымына каршы тору чарасы итеп күрә иде.

Нәтиҗәдә Кушма Штатлар “Патриот” ракеталарын урнаштыруга килеште.

Мәскәү кире уйламасмы?


Кайбер белгечләр фикеренчә, әлеге ракеталарның нәкъ Калининград янында урнаштыру Америка белән Русиянең стратегик һөҗүм кораллары турындагы яңа килешүен имзалауга зыян салырга мөмкин.

Декабрьдә Русия премьер-министры Владимир Путин әлеге яңа килешүнең ахыргача хәл ителмәве беренче чиратта нәкъ Американың ракета калканнарын урнаштыру планы белән бәйле булуын әйткән иде.

Стратегик корал килешүе турында Вашингтон һәм Мәскәү инде сөйләшүләрне узган елда ук башлады. Элекке килешүнең вакыты декабрьдә чыкты.

Кушма Штатлар Дәүләт департаментының рәсми вәкиле Филип Кроули чәршәмбе көнне журналистларга “Патриот” ракеталарын урнаштыру турында сөйләгәндә, бу стратегик һөҗүм кораллары килешүенә аяк чалмаска тиешлеген әйтте.

“Президент Обама һәм президент Медведев әлеге килешүне ахыргача хәл итәргә вәгъдә бирде. Без алар бу эшне дәвам итәр һәм ниндидер авырлыклар чыгар дип уйламыйм”, диде ул.

Ак йорт яңа стратегик һөҗүм коралы килешүенең соңгы нечкәлекләре турында сөйләшү өчен Мәскәүгә үзенең ике рәсми вәкилен, АКШ президенты дәүләт куркынычсызлыгы киңәшчесе генерал Дҗеймс Дҗонс һәм штаб җитәкчеләре берләшкән комитеты рәисе адмирал Майкл Малленны җибәрүен әйтте.
XS
SM
MD
LG