Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ-Кытай мөнәсәбәтләрендә киеренкелек артырга мөмкин


Кытай, АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтонның интернет иреклеге турында илгә ташлаган гаепләүләре ике ил мөнәсәбәтләренә зыян сала алыр дип кисәтте.

Кытай Тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Ма Жаушу, Америка Кытайның интернетны идарә итү сәясәтен тәнкыйтьләвен искә төшереп, "АКШ, Кытайның интернет иреклеген чикләвен әйтергә теләде, бу хакыйкатькә туры килми, бу мөнәсәбәтләргә зыян сала", дип әйтте.

Кытай Тышкы эшләр министрлыгының рәсми интернет сәхифәсендә ясаган белдерүдә сүзче: "АКШны нигезсез гаепләүләр ташлау өчен интернет иреклеген куллануын туктатырга чакырабыз", диде.

21 гыйнварда АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон интернет иреклеге турында чыгыш ясап, Кытайны "Googlе"га каршы булган хакер һөҗүмнәрен тикшереп моны ачыкларга чакырган иде. Мәгълүм булганча, цензура сәбәпле "Googlе"ның Кытай базарыннан чыгуын игълан итүеннән соң, интернетта эзләү хезмәте тәкъдим итүче Google ширкәтенә каршы һөҗүмнәр арткан иде.
XS
SM
MD
LG